Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Лахор һөҗүме корбаннары җирләнде


Җомга көнне Пакстанның Лахор шәһәрендә әхмәдиләрнең ике мәчетенә булган һөҗүмдә үлгән 80ннән артык кеше бүген җирләнде. Һөҗүмдә 100дән артык кеше яраланды.

Интихар һөҗүме һәм мәчеттәге кешеләрне тотык итеп алу өчен җаваплылыкны үз өстенә Әл-Каида һәм Талибан белән бәйләнештә торган бер төркем алды.

Пакстанда әхмәдиләр мөселман саналмый. Хөкүмәт аларны 1974 елда секта дип игълан итте.

АКШ һәм Европа Берлеге кешеләрнең үлеменә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG