Лена Майер-Ландрут Евровидение җыр бәйгесе финалында 25 башкаручыдан иң күп тавыш алды. Әле үз илендә дә танылмаган яшь башкаручы быел мәктәп бетерә.
Евровидениеда җиңү элекке Советлар берлеге илләренең күпчелеге өчен зур казаныш санала. 1956 елны башланган бәйгене хәзер ел саен телевизор алдында 100 миллионнан артык кеше күзәтә. Узган ел Евровидение җыр бәйгесен дөньяда 124 миллион кеше караган. Бу телевидение тарихында иң озак дәвам иткән бәйге.
Икенче урынны Төркиянең “maNga” төркеме алды.
Өченче урын Романиядән Паула Селлинг һәм Ови исемле башкаручыларга бирелде.
Русия вәкиле Петр Налич 11нче урын алды.
Евровидение 2010 бәйгесе иң кыйбатлыларның берсе булды. Норвегиянең NRK радио һәм телевидение тапшырулары ширкәте бәйгене әзерләүгә 33 миллион доллар акча тотты. Моның өчен ширкәт дөнья футбол беренчелегенә хокукларын сатарга мәҗбүр булды.
Киләсе ел җыр бәйгесе финалы быел җиңүче булган Германиядә үтәчәк.