Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

31 майда Русиядә “Ризасызлар йөреше” үтәчәк


31 май көнне Русиянең берничә шәһәрендә хокук яклаучылар һәм иҗтимагый оешмалар Конституциянең 31нче матдәсен яклап урам җыенын оештырачак. Җыен үткәрү иреген яклап “ризасызлар йөреше” үткәреләчәк.

Иртәгә Мәскәүдә шигарьләр һәм чыгышлар булмачаячак, без бары тик җыелачакбыз, бу безнеж Конституциядә каралган хокукыбыз, диде Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева.

Владимир Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков премьер-министрның кичә Петербурда җырчы Юрий Шевчук белән очрашуда әйткән сүзләрен кайберәүләр 31 май урам җыенына чакыру буларак аңлады, дип моны кире какты.

Путин, "җирле хакимиятләр урам җыеннарын тыймаска тиеш, кешенең әйтер сүзе бар икән - моны хөрмәт итәргә кирәк", дип әйткән иде. Премьерның бу сүзләре 31 май сүз иреген яклау җыеннарына рөхсәт бирүне аңлатмый, диде Песков.

Урам җыеннарына рөхсәтне шәһәр хакимиятләре бирә.

31 гыйнвар көнне “Башка Русия” һәм хокук яклаучыларның Мәскәү үзәгендәге җыены көч кулланылып таратылды, оппозициядәге дистәләп кеше кулга алынды.

Шуннан соң мондый протест чараларын 31нче көне булган һәр айны үткәрергә карар ителде.

XS
SM
MD
LG