Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда “Келәм көне” билгеләнде


Төркмәнстанда якшәмбе Келәм көне билгеләнде.

1992 елдан бирле май аеның соңгы якшәмбесендә билгеләнгән бу көнне төркмән келәмнәре тарихы искә алына һәм аларны туку осталары зур хөрмәткә лаек була.

Быел бу уңайдан башкалада төркмән келәмен туку осталыгына багышланган халыкара җыен үтте. Анда президент Корбангули Бирдемөхәммәдов та катнашты. Президент келәм “төркмән кешесенең рухы”, диде.

Төркмән келәме бизәге илнең дәүләт аләмендә дә бар.
XS
SM
MD
LG