Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали авылында беренче Бөтенрусия Сабан туе үтте


Русия киңлекләренә таралган зур татар авылларының Бөтенрусия Сабан туе Самар өлкәсенең Гали авылында узды. Зур татар авылы дигән төшенчә халкы ике меңнән ким булмаган авылны күз алдында тота.

Федераль Сабан туеның масштабы Галигә бара торган асфальт юлдан ук күренеп тора иде. Галинең Сабан туе кырының яртысы җиңел машиналар белән тулса, икенче яртысында халык агымы булды.

Йөзләгән палаткаларда, сәүдә урыннарында нинди генә әйбер булмады да, нинди генә ризык сатылмады. Һәр хәләл ризык, һәр милли компонентлы товар Сабан туенда татарлыкны көчәйтте.

Казан милли-мәдәни үзәгенең җыр-бию ансамбле биюләре татар халкының мәңгелек икәненә ишарә ясап, борынгы гаскәри биюләрен күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыны җитәкчесе Ринат Закиров Сабантуйны тарихи, тәэсирле, эмоциональ, бөек тантана итеп күрсәтүне максат итеп куйган һәм аңа иреште дә ул.


Губернатор Артяков, Русия президентының Идел буе округындагы вәкиле Григорий Рапота, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Жуков тоткан нотыкларда татарларга карата олуг ихтирам яңгырады.

Губернатор Артяков: “Гали авылы мәктәбе ярдәм алачак”, дигән вәгъдәне дә ычкындырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов саф татарча чыгыш ясап татарлыкны көчәйтте, Галидә күргәннәренә соклануын белдерде.

Төрле төбәк вәкилчелекләрнең килүен татар конгрессы оештырган, ә менә Самарның үзеннән һәм башка калалардан русларның килүе кызык күренеш. Кемнән генә сорасам да, тантана белән риза булуларын белдерделәр. Меңләгән халык арасында бер генә исерекнең булмавы, аракы, шәраб, сыра сатылмавы бәйрәмне бизәде һәм халыкның хәмерсез да ял итә белүен раслады.

XS
SM
MD
LG