Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:09

Израил Газзәгә баручы активистларның үтерелүен раслый


Израил хәрбиләре Газзә блокадасын өзеп керергә маташкан көймәләрдәге уннан артык кешенең үтерелүен раслады.

Көймәләргә һуманитар йөк төяп берничә йөз активист Кыпрыстан Газзә Сызыгы ярларына таба якшәмбе көнне киткән иде.

Израил аларны туктатачагы турында алдан ук кисәтеп куйды.

Израил ул көймәләргә кергән хәрбиләренең күсәкләр һәм пычаклар белән һөҗүмгә дучар булганлыгын белдерә.

Көймәләрдәге активистларның, шул исәптән үтерелгәннәрнең күбесе Төркия ватандашлары.

Төркия Израилгә кискен протест белдерде.

XS
SM
MD
LG