Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд сугышчылары 6 төрек хәрбиен үтерде


Төркиянең көньягында көрд сугышчылары төрек хәрбиләре машинасына һөҗүм итте. 6 кеше үтерелде, 7-әү яраланды.

Искәндәрундагы хәрби-диңгез флотының тәэминәт базасына баручы хәрбиләр машинасы дүшәмбе иртән граната аткычтан утка тотылган диелә.

Бу көрд сепаратистларының соңгы атналардагы иң зур һөҗүме.

Төркия төрмәсендә утыручы тыелган Көрд эшчеләр фиркасе җитәкчесе Габдулла Өҗалан әле генә Төркия җавап адымнары ясамый дип Төркия белән көрдләр арасында диалог урнаштыру тырышлыгын туктатуын игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG