Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты вазифасыннан китте


Германия президенты Һорст Кёлер бүген үк вазифасыннан китүен игълан итте.

Кёлер күптән түгел Германиянең Әфганстандагы көчләре турында белдерүе өчен кискен тәнкыйтькә дучар булган иде.

Күптән түгел Әфганстанда булып кайтканнан соң радио интервьюда Кёлер Германия халкы илнең хәрби көчләрен Германиядән еракта куллануга әзер булу кирәклеген акырынлап аңлый башлый диде.

Кёлер хәрби көчләрне Германия мәнфәгатьләрен яклау, мәсьәлән «ирекле сәүдә юлларын” яки берәр төбәктә иминлек саклау өчен куллану мөмкин була ала диде.

Кёлер Германия президенты булып 2004 елдан бирле торды.
XS
SM
MD
LG