Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казанда чүп җыю өчен дә ришвәт бирергә кирәк”


Казан эшмәкәрләре ришвәт бирмичә бер генә мәсьәләне дә хәл итеп булмаудан зарлана. Татарстанда соңгы елларда ришвәтнең уртача күләме биш тапкырга арткан. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә коррупция чәчәк ата.

27 май көнне Русия җәмәгать пулатында коррупциягә багышланган утырышта да Казан искә алынган. Татарстан башкаласында ришвәтнең артуы әйтелгән. Гәрчә белгечләр Казан турында бөтенләй башка хәл көткән.

Ник дигәндә 2006 елны Татарстан коррупциягә каршы көрәш чараларын эшләүгә ныклап тотынган төсле тоелды. “Индем” фондына социологик тикшеренүләр уздыруны сорап мөрәҗәгать итте, белгечләр өчен төрле семинарлар, журналистлар өчен бәйгеләр оештырылды.

Кеше хокуклары Мәскәү бюросы белгече Борис Пантелеев мондый игътибар булуга шатлануларын һәм чыннан да уңай нәтиҗәләр көткәнен әйтә.

“Әмма якынча 5 ел вакыт узгач инде бәйсез фондлар тарафыннан тикшерүләр уздырылгач Татарстанда хәл өмет иткәнчә яхшы булмавы ачыкланды. Киресенчә җәмәгать пулаты утырышында хокук яклаучылар Татарстанда ришвәт алуның артыуын һәм аның күләме 5 тапкырга үсүен әйттеләр”, ди ул.

Казан мэриясе катнашудан баш тарта


Русиядә хәзер ришвәтнең уртача күләме 28 мең сум дип исәпләнә. Кайбер төбәкләрдә ул күбрәк, кайдадыр азрак. Ә Татарстанда ул соңгы 5 ел белән чагыштырганда арткан.

Әлеге мәсьәләгә түрәләрнең карашын белү өчен сишәмбе көнне Казанда Татарстан сәүдә-сәнәгать пулатында коррупция турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак. Әмма Пантелеев Казан мэриясе вәкилләренең анда катнашудан баш тартуын әйтә. Гәрчә беренче чиратта зарлар нәкъ аларга кагылышлы булса да.

“28 май көнне тирә-якны саклау Дәүләт шурасы утырышы булды һәм анда катнашучы Татарстан эшмәкәрләре коррупциядән зарланды, "откат" бирмәгән өчен эзәрлекләнүләрен әйтте. Казан мэриясенең коррупция белән көрәше турында бер төрле сөйлиләр, чынлыкта икенче төрле хәл килеп туа”, ди хокук яклаучы.

Шуңа Русия җәмәгать пулаты Казанда төрле өлкәдәге коррупция очраклары турында тикшерүләр уздырмакчы. Һәм бу хакта әлеге түгәрәк өстәлдә игълан итәргә уйлыйлар. Аеруча да торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш калдыкларын җыю-эшкәртү өлкәсендә коррупция көчле булуын әйтә икән Казан эшмәкәрләре.

“Чүп җыю өчен дә ришвәт бирергә кирәк”, ди Пантелеев.

Эш мәхкәмәгә кадәр барып җитми

Хокук яклаучы сүзләренчә, эшмәкәрләр инде кайдан ярдәм көтәргә дә белми. Бар җирдә дә монополизм, тендерларда җиңүчеләр алдан ук билгеле һәм анда катнашып торуның файдасы да юклыгын әйтә.

Шулай ук балалар бакчасы, мәктәпләр дә проблемны коррупция аша гына хәл итеп була.

“Татарстанда университетларда ришвәт алу очраклары булды, әмма беркайчан да эш мәхкәмәгә кадәр барып җиткәне булмады. Бу хәл бераз куркыта”, ди Пантелеев.
XS
SM
MD
LG