Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Быелның октябрь аенда узачак җанисәп мәсьәләсе Уфа татарларын нык борчый. Әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшү, фикерләшү өчен Уфа татарлары милли хәрәкәте вәкилләре Чаллыга килде.

Җыенда, булачак җанисәп уңаеннан референдум уздыру, татар-башкорт республикасын булдыру, җанисәпкә бойкот игълан итү кебек тәкъдимнәр булды. Ләкин Чаллыдагы сөйләшүнең нәтиҗәсе артык зур булмас шикелле.

Ни өчен дигәндә, әлеге җыенда Уфа татарларының үз араларында да бойкот, референдум мәсьәләләрендә әллә ни бердәмлек күренмәде.

Җыенны алып бару өчен Уфадан Наил Хәким, Чаллыдан Дамир Шәйхетдин билгеләнде. Беренче сүз Уфа вәкиле Марат Рамазановка бирелә. Марат әфәнде үз чыгышында “Мәскәү татар белән башкорт арасына чөй сугу сәясәтен алып бара”, дип белдерде.

Элекке җанисәпләрдә булган төгәлсезлекләргә тукталды, Башкортстанда “Сез кем?”, дигән сорау куеп, референдум уздырырга тәкъдим итте. Аны Уфа татарлары вәкиле Лилия Хөсәенова хуплады, референдумда Уфа татарларын Татарстанга кушу мәсьәләсен дә кертү зарурлыгын әйтте. Лилия ханым Татарстанның татар җәмәгатьчелегеннән ярдәм булмауга, мәчетләрдә башкорт имамнарының Мартаза Рәхимов сәясәтен ачыктан-ачык алып баруларына зарланды.
Шамил Нәҗметдинов


Уфадан Вил Латыйпов җанисәпкә бойкот игълан итеп, катнашмаска чакырды. “Башкортстанда башкортлар санын 41%ка җиткерергә кушылган икән, шулай булыр. Бу уенда катнашмау хәерле”, диде ул.

Чакмагыштан килгән Марат Ахунов авыл җирендәге вәзгыятькә тукталды. “Авылларда татар милли җәмгыятьләре төзү кирәк. Хәзер авылларга көн саен җанисәп буенча 3-4 күрсәтмә килә. Күптән түгел Чакмагыш хастаханәсендә булдым. Мондагы табибларга башкорт телендә җыр белән чыгыш ясарга әмер биргәннәр. Мәктәпләрдә дә шулай. Чакмагыш яшьләре гел урысча сөйләшә башлады. Югыйсә, 200 чакрым тирәдә бер урыс авылы да юк, татар-башкорт республикасы проблемын күтәрү зарур”, дигән фикерне куәтли Ахунов.

Марат Ахунов җанисәпкә бойкот игълан итүнең файдасы юк, татар-башкорт республикасын төзү проектын кабат күтәрү ягында. Шамил Нәҗметдинов шулай ук Уфадан. Ул җанисәпкә бойкот яклы.

“Без бүген Башкортстанда татар санын арттыра алмыйбыз. Империя җимерелмичә. Бүген туган авылдагы укытучылар әйтте:

Марат Ахунов
“Башкорт, чуаш дисәләр дә язылабыз, безгә эш урыны кирәк, диләр. Без башкорт түгел, ләкин әйтсәләр, башкорт булып язылабыз. Менә без Татарстанга килгәч тә, башкортлар килде, дигән сүзләр ишетелә. Болай кимсетмәсеннәр иде.

Бойкот ясап, җанисәпне алдау юлына басарга кирәк. Йөз кеше катнашмаса, бер мең катнашмады дигән методика белән барыйк. Әнә бит, башкортлар ничек алдаша. Татарстанга кушылу сәясәтен яклыйм. Сезнең үзегездә дә хәлләр шәптән түгел”, дигән фикерне ассызыклады Нәҗметдинов.

Чаллыдагы “Юлдаш” клубы рәисе Зиннур Әһлиуллин татар, башкорт халыкларын милли азчылык дип атаудан туктарга, үз җирләрендә аларны төп халык итеп күрсәтергә чакырды.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов әлеге җыенда милләтпәрвар Нәфис Гәйфиевның 28 майда вафат булуын әйтеп китте. Алга таба мондый сөйләшүләрнең 30-40 кеше катнашында гына түгел, уйлап, зурдан кубып уздырырга дигән теләген җиткерде.

Уфадан килгән Лилия Хөсәенова булган сөйләшүгә зур өметләр баглаган булган, ләкин өмете акланмаган.
Наил Хәким (с), Дамир Шәйхетдин


“Без нәкъ шушы рәвешле үзебездә дә сөйләшәбез. Максатыбыз - Чаллыга килеп, булган проблемнар хакында Чаллы матбугаты аша күбрәк халыкка җиткерү иде. Ләкин теләгебез тормышка ашмады, халык та аз иде, журналистлар да булмады, диярлек”, диде “Азатлык”ка Лилия Хөсәенова.

Җыен азагында Наил Хәким Башкортстан президенты ярдәмчесе Лаврентьевның “Звезда Поволжья” газетында басылган мәкаләсенә шәхси фикерен белдерде.

Җыен сәхнәсендә “Казан - татар милләтенең бишеге. Татарлар, тарихи ватаныгызга кире кайтыгыз!”, дигән шигарь торды. Шигарьне Чаллыда яшәүче Локман Хисмәтуллин шәхсән язып алып килгән.

Чаллыда булган җыенда күпчелек Уфа татарлары фикерләре яңгырады. Соңрак, Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев алда әйтелгән сүзләргә үз мөнәсәбәтен белдерде. Ул татар-башкорт республикасы проектын да, бойкот, референдум тәкъдимнәрен дә яклый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG