Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Татарстанда иң зур ширкәтләрдән саналган “Сувар-Казань” “Ак Барс” банктан алган әҗәтен кайтара алмый. Шуңа күрә ширкәт банкка үз корылмаларын бирергә мәҗбүр. Бурычның күләме 5,4 миллиард сум. Икътисад белгечләре бу гамәлләр “Ак Барс” банкының абруен һәм капиталын арттыру өчен махсус эшләнергә мөмкин ди.

Бу хәбәрне Татарстанның милли банкы башлыгы Евгений Богачев әйтте. Аның сүзләренчә, “Сувар-Казань” заманында кредит алганда үз корылмаларын залог итеп калдырган. Бу ширкәт хисабына XL, “Сити Центр”, “Сувар-Плаза” сәүдә комплекслары, “Ривьера” күңел ачу үзәге, “Венеция”, “Пашмир” рестораны, “Эрмитаж” төнге клубы, “Планета Фитнес” корылмалары керә. 2009 елда ширкәтнең капиталы 7,2 миллиард сум, ә бурычлары 15 миллиард сум тәшкил итә.

Әлеге корылмаларның кайсылары “Ак Барс”ка биреләчәге төгәл билгеле түгел. Әмма залог исемлегендә “Ривьера” кунакханәсенең булуы билгеле.

“Коммерсантъ” басмасы язганча, “Ривьера”да хәзер “Ак Барс” банкы кунакханә һәм аквапаркка хуҗа булды. Ә күңел ачу үзәге бурычны кайтару максатыннан МДМ банкка тапшырылган булган. Моннан тыш, “Ак Барс”ка шәһәр үзәгендә урнашкан “Планета Фитнес”, “Сувар-Плаза” һәм “Сити Центр” корылмалары бирелгән. Әмма “Ак Барс”та әлегә бу мәгълүматны расламыйлар.

Сәбәп кризистамы?

Кайберәүләр “Сувар-Казань”ның хәерчелеккә чыгуын кризис белән аңлатса, икенчеләр бу мәсьәләне ширкәтнең җитәкчелеге белән бәйли. Шулай ук “Ак Барс” банкка сатылган “Солнечный город” төзелеш ширкәте башлыгы Павел Костринкин сүзләренчә, “Сувар-Казань”ның мондый хәлгә төшүе, бу ширкәт җитәкчелегенә караган кайбер кешеләрнең кулга алынуы белән бәйле булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда “Сувар-Казань” белән җитәкчелек итүдә төп рольне Радик Юсупов башкарган. Җинаятьчелек дөньясында Юсупов Радик Дракон кушаматы астында танылган. Ике ел элек ул “Севастопольские” җинаять төркеме әгъзасы буларак җаваплылыкка тартылды.

“Ак Барс”ны эреләтергә мөмкиннәр

Икътисад фәннәре галиме Вадим Хоменко бу мәсьәләләргә ике идарә арасындагы алыш-биреш буларак кына түгел, ә киңрәк карарга кирәк ди. Аның фикеренчә, Русиядә банкларны берләштереп зурайту сәясәте алып барыла. “Ак Барс”ның да дәрәҗәсен күтәрү шул максаттан эшләнергә мөмкин ди ул.

“Русиядә банкларны эреләтү күренеше күзәтелә. Әмма моны шикләнмичә, дөрес юл дип әйтеп булмый. Чөнки бөтен банкларның да яшәргә хакы бар. Чит илләрдә дә зур һәм кечкенә банклар бар. “Ак Барс”банкына килгәндә, ул Русиядә эре банклардан санала. Өстәвенә ук Татарстан хөкүмәтенең күпчелек программаларын үтәүче төп банк булып тора. Шуңа да аны башка банклар белән кушу турында сүз бара алмый. Ә “Ак Барс”ка башка кечерәк банкларны кушу мөмкин хәл. Бәлки хәзер шул максаттан бу банкның капиталын һәм абруен арттыру сәясәте алып барыладыр”, ди Вадим Хоменко.

Бу хәлләрдән соң, Татарстан икътисадчылары “Ак Барс” банкына якты киләчәк юрый. Күпләр фикеренчә, банк әлеге корылмаларны сатмаячак, ә алларны кулланып үз байлыгын арттырачак кына. Бүген банкның үз капиталы 36,5 миллиард сум тәшкил итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG