Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Европа визасыз йөрешү турында килешә алмады


Русия һәм Европа Берлеге җитәкчеләре Дондагы Ростов шәһәрендә үткән сөйләшүләрдә үзара виза тәртибен бетерү вакыты турында килешә алмады.

Русия президенты Дмитрий Медведев әйтүенчә, Мәскәү Европа Берлегенә бу турыда килешүнең үз өлгесен тәкъдим иткән.

Дондагы Ростовта бүген Русия-Европа Берлеге саммитының рәсми эшлекле өлеше үтә.

Русия президенты Европа Берлеге башлыгы Һерман ван Ромпей һәм Европа комиссиясе башлыгы Җозе Манеэл Баррозу белән очрашты.

Очрашуда Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылу нияте һәм энергия иминлеге мәсьәләләре дә каралды.
XS
SM
MD
LG