Accessibility links

Гыйрак югары мәхкамәсе сайлау нәтиҗәләрен раслады


Гыйрак югары мәхкамәсе 7 мартта үткән парламент сайлау нәтиҗәләрен раслады.

Парламентта иң күп урынны элекке премьер-министр Гыяд Галләви җитәкчелегендәге “Гыйракыя” блогы алачак.

Әмма хөкүмәт төзи алачак коалицине, икенче урын алган хәзерге премьер Нури әл-Мәлика блогы оештырыр дип көтелә.

Багдадта бирелгән тавышлар шикаятьләр булу сәбәпле яңадан саналды, әмма бу андагы тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртмәде.
XS
SM
MD
LG