Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны яклау көне Татарстанда да үтте


Салават Фәтхетдинов хәйрия концерты оештыра. Төрле министрлыклар үз чараларын үткәрде. Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков картинг ярышларын ачып җибәрде. 2010 елның 5 аенда Татарстанда 580 бала ятим калган.


Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров сүзләренчә, 99 бала әти-әнисен югалткан. 481 бала әти-әнисе исән булган килеш ятимлек ачысын татыган.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Зиннуров: “Һәр балага да, кызганыч, үз гаиләсендә тәрбияләнү насыйп булмый. Аларга гаилә җылысын тудыру өчен республикада ятим һәм караучысыз калган балаларны башка гаиләләргә уллыкка, кызлыкка, опекага яки тәрбиягә бирү буенча максатчан эш алып барыла”, дип белдергән. Бүген республикада чит гаиләләрдә шундый 10 756 бала тәрбияләнә. Чит төбәкләргә тәрбиягә алучылар да бар.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, бу көн олыларга яшь буын өчен җаваплы булуны искәртә, дип белдерде.

Вәлиева Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау өчен күп эш башкарылуын да әйтә. Яшь татарстаннар өчен 1 июнь генә түгел, ә елның башка көннәре дә изге уйлар һәм гамәлләр белән үтсен иде, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын, ди хөкүмәт башлыгы урынбасары.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казанның “Черек күл” паркында “Республика зарядкасы” тагын тәкъдим ителде. Әлеге зарядка 2010да Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү елының проекты иде.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков балалар арасында картинг ярышларын ачып җибәрде. Хөкүмәт кубогына үткәрелгән әлеге ярышка 120 бала һәм яшүсмер килгән. Халиков: “Бу көн очраклы гына уйлап чыгарылмаган, ә олылар тирә-юньдә ярдәмгә мохтаҗ күпме малайлар һәм кызлар булуын күрсен өчен дә билгеләп үтелә. Бигрәк тә ятим балалар һәм инвалидлар кайгыртуга мохтаҗ”, диде.

1 июнь көнне кич Камал театрына татар җыр сәнгате әһелләре һәм “Җырлы-моңлы балачак” телевизион бәйгесендә җиңгәннәр җыела. Әлеге чараны оештыруның башында торган җырчы Салават Фәтхетдинов һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиоширкәтенең максаты - Чаллыда яшәүче Мәрьям Мөхәммәтованы дәвалауга ярдәм итү.
XS
SM
MD
LG