Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Милли масс-медиа әсбапларын инглиз, кытай, рус телендә эшләүче басмалар, телерадиоканаллар белән чагыштырып булмый. Кечерәк милләтләрнең газет-журнал укучылары, телевидение караучылары, радио тыңлаучылары һәм интернет кулланучылары азрак.

Римзил Вәли. Күпмилләтле Татарстанның мәгълүмат чаралары арасында татар халкына азык бирүче газетлар, журналлар, электрон чаралары да аерым урында тора. Татарстандагы татар басмалары ниндидер төбәктәге мәгълүмат чаралары гына түгел, ә милләт мәркәзендәге рухи интеллектуаль үзәк булып торалар. Бу матбугат, мәгълүмат күтәрелеше 1905 елда башланган. Шул елның 19 маенда Петербурда оешкан “Нур” газетын чыгарырга рөхсәт алынган. 1905 елның сентябрендә дөнья күргән “Нур” газеты татар халкы тарихында яңа чорны башлап җибәргән.

1917 елгы октябрь инкыйлабына кадәр Русия татарларының йөздән артык газет-журналлары гөжләп эшләп торган. I һәм II дөнья сугышлары вакытында, совет чорында Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дистәләгән һәм йөзләгән татар басмалары чыккан.

Хәзер, өй саен радио, телевидение гөрләп торганда, дөньяның төрле почмакларында татар интернет сәхифәләренә керү мөмкинлеге булгач, хәлләр җиңеләймәде, ә киресенчә, катлауланды гына. Хәзер мәгълүмат мохитендә көндәшлек көчәя. Шуңа күрә бу турыда яңа бәхәсләр, фикер алышулар кабынып китә.

Татар матбугатының хәзерге хәленә глобализация тәэсир итә. Шуңа күрә татар матбугатның статусы, реклама эшләү сәләте, аудиториясе чикләнгән. Татарстандагы мәгълүмат чараларының традицияләрендә, аларның эшчәнлегендә уңай күренешләре бар. Мәсәлән, хосусый журналистика үсеп китте.

Русиядә 60 миллионлап кеше интернет куллана дип санала. Бәлки интернет дигән сүзне ишеткән, аңа бер тапкыр кергән кешене дә саныйлардыр. Чынлыкта даими кулланучыларның саны шактый ким. Алар арасында татарлар азрак микән, күбрәк микән?

Бер яктан караганда, татарга интернет кирәгрәк. Милләт чәчелгән, бер-берсе турында беләсе, бәйләнешкә керәсе килә. Моңа интернет ярдәм итә. Ләкин татар интернетның аудиториясе берничә йөзләп, яки берничә мең кеше генә. Бу эшкә хөкүмәт, чиновниклар, баш мөхәррирләр, журналистлар ничектер тыныч карый. Сәбәбе билгесез.
Рузил Мөхетдинов


“Intertat.ru” электрон газетына чакырылган милли журналистлар һәркемнең эчен пошыра торган гомуми җитешсезлекләр, проблемалар турында да сөйләде. Торгынлык кичерәбезме, әллә чәчкә атабызмы? Бу мәгълүмат нигезендә батабызмы, калкабызмы?

“Matbugat.ru” сәхифәсе җитәкчесе Данил Сәфәров татар интернеты бары тик җитди, сәяси сәхифәләрдән генә тормый дип саный.

Данил Сәфәров.
“Vkontakte.ru”да фотолар карап, дуслар белән аралашып утырган яшьләр өчен “Matbugat.ru”, “Azatliq.org”, “Intertat.ru” кызык та булмаска мөмкин. Әмма аларның аралашуы барыбер татарча, татар төркемнәре (группалары) бар. Татарча аралашучылар саны меңләп түгел. Бу сан безнең аерым сайтларга гына кагыладыр.

Рузил Мөхетдинов. (“Bulmas.ru” сәхифәсе җитәкчесе) Мин математика, информатика турында язмалар белән кызыксынам. Озын язмаларны уку минем өчен авыр. Журналистлар, язучылар интернет челтәренә чыгып озын, акыллы мәкаләләр язса, күпчелек яшьләр аларны укып мәшәкатьләнми дә.

Римзил Вәли. Синең карашка интернетка керүчеләр яшьләрме ул? Алар милләт турында уйлыймы?

Рузил Мөхетдинов. Әйтә алмыйм. Берәр мыскыллы сүз язылса, алар чәчрәп чыга. Озын язмаларны укырга аларның хәлләреннән килми. Бәлки ул кешеләрнең татар телендәге язмаларны укырга белемнәре дә җитеп бетмидер.

Гөлназ Гыйльфанова
Гөлназ Гыйльфанова. (“Intertat.ru” сәхифәсенең баш мөхәррир урынбасары) Милли үзаңы көчле булган татарларның төркеме бар. Алар “Matbugat.ru”, “Azatliq.org”, “Intertat.ru” сәхифәләренә керә. Алар анда керә, укый, аралаша. Бу төркем зур түгел. Моның өчен татарча белү генә җитми, милли үзаң булырга һәм кеше кызыксынырга да тиеш.

Башка төркемнәр дә бар. Андагы кешеләр социаль челтәрләргә керә, алар урысча һәм татарча аралашырга мөмкин. Алар өчен миллилек мөһим түгел.

Данил Сәфәров.
Татарча сөйләшкән кешеләрнең бөтенесе дә татарча газетларны укымый. Татарча сөйләшсәләр дә газетлар укымыйлар.

Рузил Мөхетдинов. Мин русча сөйләшкән, аралашкан кешеләрнең күбесе милли җанлы түгел дип уйлаган идем. Рус телендә сөйләгән кешедән син урысмы әллә дип сорасам, мин татар, татар телен белмәгән өчен миңа оят, ди. Андый кешеләр үз милләтеннән, теленнән оялмый, ә кайбер сәбәпләр аркасында алар урысча аралашырга мәҗбүр.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясенең мөдире Кәрим Камал Прагадан Казанга кайтып, мондагы мәгълүмат тормышы белән танышкач, татар интернетын кулланучылар санын арттыру кирәклегенә игътибар итте.

Кәрим Камал. Аудитория мәсьәләсе минем өчен төп проблема. Әлбәттә, таркаулык та, озын итеп язу да, искечә язу да бар. Ләкин, минемчә, бу хәл итәрдәй проблемалар. Язган әйберләрне кулланучылар саны аз булу проблемасын без хәл итә алмыйбыз. Монда төрле кешеләрне гаепләп була. Шәхеснең үзен, гаиләне, хөкүмәтне, яисә Мәскәүне дә.
Кәрим Камал


Бу бер татарга гына хас нәрсә түгел. Соңгы заманның феномены – глобальләшү. Бу проблема Европада да, Урта Азияда да бар. Мәсәлән, бездә казакъ редакциясе эшли. Казакъстанда урыслар һәм урыс телле казакълар күп. Алар радио тапшыруларын казакъча гына алып баралар иде. Тыңлау бик күп булмагач, сынау өчен, сәхифәләрен өлешчә урысчага күчергәннәр.

Шуннан соң аларга керүчеләр саны миллионнан узып китте. Ягъни бу бик зур проблема. Безнең миссиябез – туган телне саклап калу. Һәм шул телдә медиа булдыру. Америкада, Гаитида нәрсә булганын язу, ягъни татар телен халыкара журналистикада саклау – ул безнең миссиянең бер өлеше.

Шуңа күрә без татар теленә турыдан-туры бәйле. Әмма бу хәзерге замана технологияләре белән каршылыкка килә, чөнки күп кеше урысчаны куллана. Без хәзер бу бинадан чыгачакбыз да, урысча сөйләшәчәкбез. Барыбыз да милләтче, татар теленең кирәклеген аңлыйбыз, ләкин кибеткә керүгә урысча сөйләшә башлыйбыз. Бу чынбарлык, без аны берничек тә инкарь итә алмыйбыз. Бу бик зур башка мәсьәләләргә бәйле. Шул ситуациядан чыгып, без нәрсә эшли алабыз дигән мәсьәләгә сөйләшеп була.

Хәзер күп татар сайтлары урыс телле. Эчтәлеге татар җанлыдыр, ләкин анда урысча сөйләшә торган кешеләр керә. Бәлки безгә татар элитасын, телне, үзаңны саклый торган катламга күз тотып, татар телен шунда сакларга кирәктер. Әгәр дә без аудитория өчен көрәшәбез икән, әгәр дә безгә реклама, мәйдан, акча да кирәк, әлбәттә, бу очракта урыс телле татар сайтлары дигән нәрсә кереп китәчәк һәм арта барачак.

Данил Сәфәров. Әйтик, мин бер оешмага керәм. Ул оешмада бер урыс телендә генә сөйләшә торган кеше утыра. Ул кеше белән татарча сөйләшә башлыйсың. Ул кеше синең аның белән татарча сөйләшә башлауга гарьләнепме, русча сөйләшүне дәвам итә. Ни өчен шулай? Чөнки мин урысча белмимдер дип уйлый. Шулай итеп мин ахмак булып калам.

Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татарча сөйләшергә ояла икән, интернетта бөтен оялган кешеләрнең “всплескы” булырга тиеш. Әгәр алар реаль тормышта тыелып килгән икән, ул интернетта шартларга тиеш.

Әлфия Миңнуллина
Әлфия Миннуллина. (“Intertat.ru” электрон газетның баш мөхәррире) Мин mail.ruның “Мой мир” дигән проектында шактый утыргалыйм. Анда берничә татар белән аралашам. Алар миңа “исәнмесез” дип әйтәләр. Шул сүзне нинди формага гына китермиләр. “Хәлләрегез ничек, Казанда һава ничек?” дип сорыйлар. Шуның белән рәхәтләнеп татарча сөйләштек дип, бик канәгать булып аерылышабыз.

Римзил Вәли. Хәзер мәгълүмат челтәре башкачарак шул. Ул кемнеңдер фикерләрен, иҗатын дөньяга чыгарып кына калмый, ә кешеләрне таныштыра да, кавыштыра да. Сибелгән-чәчелгән татар дөньясында яшәүче милләттәшләр, фикердәшләр бер-берсен интернет ярдәмендә табу үзе үк өр-яңа күренеш. Казакъстанда яшәгән милләтәшебез, шул илдәге мөселманнар берлеге җитәкчеләрнең берсе Морза Юнысов интернет ярдәмендә үзенә фикердәш, тормыш иптәшен - Әлфия Миңнуллинаны тапкан.

Морза Юнысов.
Әлфиянең әти-әнисендә кунакта булдым, әтисеннән интервью алам дигәч, Әлфиядән алырсыз диде. Аны эзләдем, әмма озак кына таба алмадым. Бер вакыт Әлфиядән хат килеп төште. Аралаша башладык. Интернет безнең гаиләне корырга ярдәм итте. Без аңа рәхмәтле.

Мин Әлфия белән танышкач кына “Intertat.ru” дигән газетны күрдем. Бер җирдә дә аңа реклам юк. Безне туплый, бердәм итә торган интернеттан башка бер нәрсә дә юк.

Алматыда торган вакытта миннән татарча матуррак сөйләшә торган кеше юк кебек иде. Иң күп татарча китап та миндә иде. Монда килгәч, Әлфия миңа: “Синең татар телең җитми, урысча уйлыйсың”, дип әйтте.

Гөлназ Гыйльфанова. Ничек кенә булмасын, татар интернеты турында сөйләшкәндә сүз милли үзаңга кайтып кала. Татар үз милләте белән горурлана башламыйча татар интернеты үсеп, киңәеп китмәячәк. Татар интернетына реклам, үзе турында хәбәр тарату җитми.
Морза Юнысов


Римзил Вәли. Интернет татар халкын туплау, сибелгән милләтне берләштерер өчен иң көчле чара булып тора. Әлегә тулысынча кулланылмый. Без ни өчендер ел татарын билгеләгәндә, “Татнет йолдызлары”н Мәскәүдәге егетләрнең үткәргәнен көтеп утырабыз. Бу Татарстан җәмәгатьчелеге өчен матур нәрсә түгел.

Татарстанның үзендә дәүләт дәрәҗәсендә интернетлы, сәхифәле оешмаларда татарның шушы иң зур вакыйгаларын чагылдыра башларга да вакыт.

Елның иң шәп татар галимен, сәнгатькәрен, спортчысын, сәясәтчесен Татарстан һәм Казан да билгеләргә тиеш. Татар телендә интернет сәхифәләре булмаган министрлыклар һәм рәсми дәүләт оешмалары җавапка тартылырга тиеш.

Данил Сәфәров. Интернет – ул реаль тормышның аерылгысыз бер өлеше. Татарның реаль тормышта нинди проблемалары бар, алар интернетта да бар. Аларны реаль тормышта бетермичә, интернетта бетереп булмаячак. Шуңа күрә алда торган проблемаларны анализлап, бүлгәләп кенә берсе артыннан икенчесен хәл итәргә була.

Амил Нур. (интернет журналист) Ун ел элек челтәрдә татар интернеты оешты. Быел халык санын алу булачак. Мин статистикларга да, 2002 елда узган җанисәпкә дә ышанмыйм. Нәтиҗәләрен халыкка чыгармыйча тоттылар. Ә интернет тормышны ничек бар шулай чагылдыра дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Инде ничәнче тапкыр мәгълүмат, матбугат, татар интернеты турында сөйләшсәк тә, милли үсешне көчәйтү, аңа тәэсир итүче иң көчле корал булган мәгълүмат әсбапларының куәтен үстерү тормышка ашмый. Милли димография мәгълүмат чараларының, татар интернетының рейтингына тәэсир итә. Күрәсең, бу турыда киң җәмәгатьчелек белән бергәләп уйлашырга, уртак фикергә килергә кирәктер.

Җиде-сигез миллионнан торган зур халык дистәләрчә төбәкләрдә яшәп үзенең рухын, мәдәниятен сакларга тырыша. Ә төп чара булган заманча мәгълүмат челтәре әлегә тулы көченә кулланылмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG