Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

Буа сатира театрының “Барс-медиа” ширкәте белән төшерелгән “Гаражда” фильмы халык хозурына чыгарылды. Әлеге иҗат җимеше пәрәвездә тәнкыйтьләнде. Гомумән, Татарстандагы иң яшь театр һәм аның җитәкчесе Раил Садриев татар матбугатында иң күп бәхәс куптаручылар булып тора. Ни өчен!?


“Кызган таба”да кунакта Буа сатира театрының җитәкчесе, юмор остасы Раил Садриев.

Раил әфәнде, бәлки “Гаражда” фильмының пәрәвездә шау-шу чыгарганын ишеттегезме?

Әгәр кешеләрне уятып җибәргән икән, димәк алар битараф калмаган.
"Гаражда" фильмын төшерү мизгелләре


Бу иҗат җимеше беренчесе һәм соңгысы түгелдер?!

Юк әлбәттә. Үзем төшергән “Кунак” исемле фильм “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә конкурстан тыш бүлектә катнашып бүләк алды. “Гаражда”ны “Барс”лар төшерде, без анда артист буларак кына катнаштык.

Гаражда”ның сценарий авторы кем? Кайда ничек аракы эчәсе, сөяркә буласы да язылган идеме?

Фильмның кайсы урынында нишлисен, нәрсә эчәсен, барсын да Фәрит Галиев язды. Карагыз әле, минем татарга исем-акылым китә. Татарга беркайчан да ошап та, ярап та булмый. Әйе, аракы эчәргә тиеш түгелдер. Ләкин җәмәгать, “Гаражда” фильмында без әле анда кешедән, хатыннан качып аракы эчәбез. Күршеләр кергән, машинаны ясап булмый…Ә бит чынлыкта бөтен авылларда исерек ирләр.

Кеше ни сәбәптән эчә?! Берәү, депрессия, ди. Икенчесе эшсезлектән эчә.
Яшьләр дә эчәме!?

Әлбәттә. Авыл кызларының авызында тәмәке, кулында сыра.

Бу күренешләрне юмор белән бетереп яки киметеп буламы?

Көлке белән алай ярамый дип күрсәтеп була, ә бөтенләй бетерү шикле. Дәүләт сәясәте үзе үк халыкны исертә икән, аны ничек бетерергә соң, аңламыйм?!

Әйе, бүген Раил Садриевны сүгәләр, кичә Михалковны, аңардан алда Сталинны, дәүләтне сүктеләр. Сүтеп бәрделәр дә, бер завод төзегәннәре юк, кеше эшсезлектән интегә. Мескен совет идарәсе чабаталы, хәерче малайларыннан президентлар ясап бетерде. Бушлык урынына нәрсәдер тәкъдим итәргә иде.

Мин менә Буа районында 420 кешелек авылда яшим. Авылда җирле үзидарәгә рәис итеп сайларга кеше юк. Җитәкләп барырлык, эшләрлек кеше табып булмый.

Яшьләр дә эшлибез дип тормыйлармы?


Егет-кызлар укыгач авылга кайтмыйлар, Казанда кызыграк. Мин әле яңа президент Миңнехановка зур өметләр баглыйм. Үзем дә бик хәрәкәтчән кеше, 4 сәгать кенә йоклыйм, хезмәт кешесе. Аннан соң президент спорт кешесе дә бит, Татарстан бу өлкәдә алга ките. Без спорт ярдәмендә яшьләрне туры юлга алып керергә тырышабыз.

Күптән түгел Ставрополь, Краснодар кебек Русиянең 7 өлкәсендә булып кайттым. Татарстанны мактап утыруым түгел, ләкин тегеләрдә хәлләр күпкә авыр, хәерчелекнең чигенә җиткәннәр.

Русияне бер читкә куеп, татар яшьләре турында сөйләшик әле, сез аларга туры юл күрсәтә аласызмы?

Татар яшьләре нинди булырга тиеш?! Элек-электән милли гореф-гадәт буенча гаилә, ата бик зур көчкә ия булган. Ата кешене дин дә куәтләгән, гаилә башлыгыннан куркып торганнар. Татарны нәсел өчен җаваплык, мәхәллә саклап калган. Мәхәллә инде ул бердәмлек, безгә хәзер шул җитми. Бу әйберләргә яшьләр ныграк игътибар итсен иде. Дәүләт гомумән гаиләгә корылган булган. Бүген без шуларны югалта барабыз, телне онытып бетердек диярлек…

Буаны алсак, анда да татарча сөйләшмиләрме?!

Сөйләшәләр. Монда тирәнрәк уйларга кирәк. Менә мин үземне татарга хезмәт итеп йөрим дип саныйм. Әйе, бу сүзләрдән соң миңа каршы чыгучылар булыр. Ләкин туктагыз әле, гаепләгәнче шуны уйлагыз, бәлки мин сезгә караганда татарга күбрәк хезмәт итәмдер.

Самар өлкәсе, Төмәнгә, Екатеринбурга да беркем куалап чыгармый. Үзлегемнән барып, үз көчебез белән яки күпмедер химаячеләр табып татарга хезмәт күрсәтеп йөрибез. Татарстан эчендә ул күбрәк дәүләт кушуы буенча була, республика буйлап ничек йөргәннәрен яхшы беләм. Мин бит читтә яшәүче татарлар янына чыгып китәм, алар анда бик күп бит.


Сез анда, халык көлдереп йөрисезме, спектакль күрсәтәсезме?

Мин көлкене иң көчле корал дип саныйм. Әйтәсе килгән фикерләрне юмор аша халыкка җиткерәбез. Берничә куянны берьюлы тотабыз. Беренчедән, халыкны ял иттерәбез, проблемалы дөньяны онытып тора. Аннан соң халыкка аңлаешлы телдә, ана телендә спектакль күрсәтәбез. Бу урында да кеше көлдереп йөриләр инде дип әйтерләр.

Билдән түбән, шырдый-бырдый юмор, дип тә өстәрләр әле ?!

Ул татарның билен шулкадәр күрәсе килә инде. Кая икән ул татарның биле?! Бер әйберне аңлата белми дә, бернәрсә ошамый да, билдән түбән, ди. Үзе шунда исереп егыла да, мулласы-башкасы белән рус телендә сүгенә. Татарча да сүгенә белми бит безнең татар?!

Инде театрның чыгышларына килгәндә, хәзер бөтен кешенең өендә ике-өч телевизор бар. Анда йөзләгән сериал, футбол, хоккей, халык спектальгә дә йөри. Без соңгы тапкыр Казанда өч көн булдык, өчесендә дә зал тулы иде. Декабрьдә суыкларга карамастан, биш көндә дә халык булды. Күз алдыңа китерегез, 500-600 сумга шәһәрнең бер читеннән икенчесенә, бөкеләр аша сериалларын ташлап, һәр гаиләдән кимендә ике кеше безне карарга килде.

Ул тамашачылар арасында яшьләр бармы?

Күбесенчә яшьләр килә.

Мин бүтән театрның җитәкчеләреннән, режиссер-артистларыннан аермалы буларак, йөреп-күреп белгәнемне сөйлим. Җиде миллион татар исеменнән сөйли торган кешеләр бар. Татарны белмиләр дә үзләре, Камал театрының соңгы тапкыр авылларда спектакль куюларына ике дистә ел буладыр. Аларны сүгеп әйтү түгел, хөрмәт итәм үзләрен, шуңа битараф түгелмен. Театрлар чыгымнар күп дип авылларга чыгарга куркалар, җирле халык янына барганнары да юк, ә татар исеменнән сөйли беләләр. Ә бит бүген заманалар башка, хәзерге яшьләр алар башка чорда, яңа дәүләттә туган егет-кызлар.

Нәрсә күрсәтәсез аларга, ничек җәлеп итәсез?

Брехтның: “Сәнгать - ул көзге”, дигән сүзләр бар. Әле көзге генә түгел дигән, көзге артында чүкеч тора. Чүкеч кешене бер калыпка кертергә ярдәм итә. Бу Брехт тәгълиматы, мин аңа еш мөрәҗәгать итәм.


Бөтен мәзәк яһүдләр тарафыннан уйлап чыгарылган. Телевидениядәге популяр юмор шоулар да яһүдләр ясаган тапшырулар. Танылган юмористлар шулай ук алар кавеменнән, Вицин, Никулин, Моргунов дисеңме, араларыннан русны табу авыр.

Без тагын читкә китәбез кебек, татарның гореф-гадәтенә бәйле мәзәкне куеп буламы?

Була. Ләкин бүген бит формат дигән әйбер бар. Дискотекада Әлфия Авзалованы куеп кара әле, биерләрме икән?! Заманчага үзгәртсәң биерләр иде. Әнә телевизорда “Елмай” проекты башлап җибәрдек. “6 кадров” формасында эшләнгән, ләкин ул безнеңчә ясалган. Әлбәттә аны да сүгүчеләр күптер, мактаучылар да шактый. Ләкин бернәрсә эшләмәгәнгә караганда, нәрсәдер ясау күпкә кулайрак.

Гафу итегез, сезне башкалар эшләргә комачаулый дип әйтәләр?

Инде бу сүзләрне күп тапкыр әйткәнем бар, татар юморы ул чирәм җир, дала шикелле. Хәленнән килгән һәр кеше буразнаны башлый ала. Миңа бит, әйдә Раил, юмор белән шөгыльлән дип көтеп торучы да, акча бирүче дә юк иде. Башка режиссер, артистлардан аермалы буларак, Буа театрын үзем тудырдым. Президент тарафыннан ачылды, шул дәрәҗәгә җиткердек. Мин бит үземә эш урыны да үзем булдырган кеше, кемнәндер калган кәнәфигә килеп утырмадым. Шулай булгач, юл бирми дип кем әйтә?! Кемнең эшләргә нияте дә юк, яки берәүләрнең хәленнән килми. Җигелсеннәр дә эшләсеннәр.

Үзегезгә-үзегез эш урыны булдыруны белдек, ә яшьләргә сезнең кырыйда урын бармы, юморист, артистларны каян җәлеп итәсез?

Бар әлбәттә. Минем бөтен ниятем дә бу өлкәгә яшьләрне күбрәк туплау. Миңа Алмаз Хәмзин ачуланып йөри, иң яраткан артистларымның берсе Равил Шәрәфиев минем турында антисәнгать дип тә әйтте. Һәрхәлдә Равил абыйны мин барыбер хөрмәт итәчәкмен. Шулай ук Камил Кәримов та ниндидер сарказм белән, бөтен җирдә син, безгә урын да калмады, ди.
Раил Садриевның эш урыны

Казанда юмор тамашачы оештырганда бер генә өлкән артистны да чакырмадым, сәхнәгә чыгарга да тәкъдим итмәдем, гел яшьләр булды. Гомумән, хәзер яңа буынга мәйдан бирергә кирәк. 20 елга якын Алмаз абыйлар да, Равил абый да, Рәшит Шамкайлар да сәхнә тотып акча эшләп йөрде. Ул вакытта бармак селкетеп тә тамашачаны җыеп була иде, тулы заллар аларга кул чапты. Тик татар юморының инфраструктурасын тудырмадылар. Шуңа күрә бушлык барлыкка килде. Мин инде үҗәтләнеп шушы эшкә алындым һәм үз тирәмә яшьләрне туплый башладым. Илфак Шиһапов “Ахыргы заман” яшьләр театры ясаган, шәп театр! Араларында Илдар Җамалиев, Рифат Зарипов кебек яшь, талантлы егет-кызлар бар. Тиздән безгә театр көллиятен бетереп, 8 кеше эшкә кайтырга тиеш. Юмористлар кайта, Алла теләсә мин аларны эшкә алам. Өлкән артистлар үзләреннән соң дәвамчылар калдырырга тиеш идее. 20 ел буе бөтен дан-шөхрәт, чәчәкләрне үзләренә генә алып йөрделәр шул. Хәзер аларны телгә алмый башладылар, сөйләгәннәрен халык тыңламый
диярлек. Чөнки алар теге заманда, 20 гасырда калдылар, бу гасырга чыга алмадылар. Әле бу әңгәмәдән соң да миңа каршы язырлар. Сүксеннәр, язсыннар, мактасыннар. Мин барыбер үз юлымнан барачакмын.

Сүксеннәр, язсыннар дидегез, пәрәвездә сезнең хакта фикер калдыручыларга ни диярсез?

Кайвакыт беразга гына кереп карыйм да, уйланып куям. Язу алымнары, фикерләре буенча бер үк кеше төрле кеше исеменнән язып утыра кебек тоела. Вакытлары бар икән утырсыннар, минем вакыт юк алар белән гапләшеп утырырга.

Яшьләр дигәннән, өстәп шуны да әйтим әле, бүген без яшьләргә буш вакыт калдырмаска тиеш. Алар нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Элек октябрят, пионерлар бар иде, сагынам мин ул вакытларны. Чөнки анда яшьләр тик тормады. Хәзер дә без шул алымга кире кайтабыз, тик зур югалтулар белән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG