Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Камал театрында татар халкының яраткан җырчысы Хәния Фәрхи иҗат кичәсен билгеләп узды. Кайбер тамашачы концертны аягүрә карарга мәҗбүр булды.

50нче гомер язын каршылаган көнен халыкның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи тамашачы белән бергә билгеләде. Камал театры залында алма төшәр урын да юк иде. Залга тамашачы күтәреп килгән зур чәчәк бәйләмнәренең хуш исе таралган, йөзләрдә елмаю балкый.

Гомумән, әлеге көн юбиляр өчен генә түгел, ә аны яратып тыңлаучы халык өчен дә зур бәйрәм булып тарихка керде. Махсус концерт карау өчен ерак Себердән, Башкорстаннан, Татарстанның бар почмакларыннан җыелган иде тамашачы. Күбесе урын табалмыйча, тамашаны аягүрә басып карарга мәҗбүр булды.

Хәер, башкача булырга мөмкин дә түгел иде. Елына 160лап концерт бирүче, җир шарының төрле нокталарында моңга сусап көтеп торучы тыңлаучылары өчен хезмәт итүче җырчыны тамашачы “эстраданың патшабикәсе” дип зурлады. Кояш кебек балкып, залдагыларның барысын үзенә каратып торучы Хәния Фәрхи, чыннан да патшабикәне хәтерләтте. Ә аның тирәсендә, әлбәттә инде, эстраданың патшалары - Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов, Фидан Гаффаров, Җәвит Шакировлар бөтерелде.

Тамаша җырлар, котлаулар һәм театраль тамаша белән үрелеп барды. Театраль өлешен сәхнәгә Камалның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган. Бу өлештә тамашачы юбиляр ханымның балачагын, яшьлеген, тормыш баскычларын белә алды.

Хәния ханымның әтисе Фәрхи ага оста җырлый торган була. Җор телле Фәрхи аганың даны хәтта тирә як урыс авылларына кадәр таралган. Балалары аның тальян моңнарын сеңдереп, аннан үрнәк алып үскәннәр. Кызы Хәниянең иҗат тормышына кереп китүендә Фәрхи аганың йогынтысы зур була.

Фәрхи аганың тальяны, аның сүрелмәс сихри моңнары тамашаның символик образына әйләнде.



Хәния Фәрхинең иҗат юлын уникаль дип әйтергә була. Чишмә башы, әлбәттә, туган авыл клубыннан башлана. Ул туган ягы Башкорстанда ул вакытта әле беркемгә дә билгесез, әмма зур иҗат дәртенә ия булган авыл яшьләре Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Альфред Якшимбетов белән бергә концертлар куеп йөргән. Соңрак тормыш аны Зөфәр Хәйретдинов белән таныштыра. Хәзер бар татар халкына таныш бу шәхесләр татар эстрадасын формалаштырган кешеләр.

Башкортстанның Тәтешле районының 15 кенә йортлы кечкенә Салаюа авылында туып үскән чая кыз тормыш авырлыклары алдында беркайчан да аптырап калмаган. Бүгенге уңышына урау юллар аша килсә дә, ул зарланмый, миңа һәрчак тамашачым мәхәббәте ярдәм итә, ди.

“Тамашачы концертка җыр тыңларга килә, рухи көч туплар өчен килә. Аларның һәрберсенең күзенә карыйм да, рәхмәт сиңа, дим”, ди Хәния Фәрхи

Җырчыны бу тантаналы бәйрәме белән котларга мәдәният министры Зилә Вәлиева килгән иде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатын ирештерде.

“Камал театрына кергәндә халык ужас та ужас, ди. Нинди ужас микән бу дип аптырадым. Баксаң, утырырга урын юк икән, дип шаяртты Зилә ханым. Юбилярга исә ул халык мәхәббәте һәм шыгрым тулы заллар теләде. “Син тамашачыныкы, тамашачы синеке, Хәния”, диде Зилә Вәлиева.

Хәер, министр авызыннан чыккан бу гап-гади формуланы тамашачы да, Хәния Фәрхи дә күптән белә. Тамашачы аны эчкерсез, һәм бер үк вакытта көчле булганы өчен ярата. Хәния ханым өчен тамашачы мәхәббәте - яшәү көче бирүче чыганак. Юбилей кичәсендә дә ул түзмәде, дәртле көйгә яланаяк биеде, залга төшеп тамашачының күзенә карап көй сузды. Тамашачы аңа кушылып җырлады, елап та, моңланып та алды, көлде һәм шаярды да.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG