Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Татарстанның Сәүдә сәнәгать пулатында экология, чүп түгү һәм бу тармактагы ришвәтчелек турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Русия Иҗтимагый пулаты вәкиле Борис Пантелеев сүзләренчә, Татарстанда ришвәт арту саннарына бер реакция дә күрсәтелмәгән.

“Велес” дигән яңа оештырылган хокук яклау фонды үткәргән чарага торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы түрәләр, Казандагы чүплекләрнең торышын күзәтүче дәүләт оешмалары җитәкчеләре, прокуратура вәкиле, хокук яклаучылар һәм бу тармакка керергә тырышкан эшмәкәрләр чакырылган иде.

Эшмәкәрләр хакимият вәкилләренә дәгьвалар белдерде. Нигә бер ширкәткә лицензия бирелә, икенчесенә – юк; нигә Казандагы мәгълүм Самосырово чүплеге бер ябыла, бер ачыла, аны бетерүгә бирелгән акчалар кая китә; нигә калдыкларны түгү, эшкәртү, утильләштерү белән шөгыльләнергә теләүче эшкуарлар базардан кысрыклап чыгарыла һәм башка шундый сораулар куелды.

“Казан экология комплексы” дигән оешма Казан шәһәр хакимиятләрен чүп түгү өчен халыктан икеләтә күбрәк акча җыя башлауда һәм тарифлар белән теләгәнчә уйнауда гаепләде.

Мәсәлән, шушы оешма мәгълүматларына караганда, 2009 елда Казанда халыктан чүп җыю өчен 25 миллион сум җыелган булган. 2010 елда, коммуналь хакларының яңача исәпләнә башлавы аркасында, шул ук чүп түгү өчен 47 миллион акча килә башлаган, ди “Казан экология комплексы” оешмасы вәкиле. Ул, бу тарифлар нәрсәдән чыгып арттырылган, җыелган акчалар ничек тотыла, дигән сорау куйды.

Казан шәһәр идарәсенең торак-коммуналь хуҗалык өчен җаваплы вәкиле, бу саннар дөрес түгел, дип гаепләүләрне кире какты.

Башка түрәләр дә белдерелгән дәгъваларга, барысы да кануный рәвештә эшләнә, дип аңлатып барды. Алар мәддәсен, сәбәбен китереп, сорауларга итагатьле итеп җавап бирде.

"Нигә табигатькә килгән зыянны карамыйсыз?", дигән сорауга, түрәләрнең берсе : "Эшмәкәрлекне яклау кануны нигезендә тикшерүләрне 3 елга бер генә тапкыр үткәрә алабыз", дип акланды.

Казандагы эшмәкәрләрне яклау комитеты вәкиле дә гаепләүләрне кире кагарга теләп, бу өлкәдә эшләргә теләүче кешеләргә ярдәм программасы турында сөйләде.

Мәскәүдән килгән Иҗтимагый пулат вәкиле, хокук белгече Борис Пантелеев эшмәкәрләрне хокуклары өчен бергәләп көрәшергә чакырды. Хәзер ришвәт алу гына түгел, күз йому һәм нәтиҗәсез эшләү дә коррупция булып санала, диде ул.

Аның әйтүенчә, Иҗтимагый пулат мәгариф һәм медицина тармакларындагы хәлне тикшергәннән соң, ришвәтчелек белән көрәштә төп игътибарны табигатьне саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм чүпләрне эшкәртү өлкәсендәге хәлләргә бирмәкче. Бу тармакта коррупциягә, түрәләрнең канунсыз гамәлләренә тарыган эшмәкәрләр Иҗтимагый пулатка мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итте Пантелеев.

Ул, Казандагы түгәрәк өстәлдә хакимиятләр Татарстанда ришвәт бирү күләменең соңгы 5 елда 5 тапкырга артуы турындагы мәгълүматка җавап бирер дип көткән.

Бу саннар хакында нинди дә булса сөйләшү, нинди дә булса реакция күрсәтелер дип уйлаган идем, әмма әлегә ул булмады, диде хокук белгече Борис Пантелеев.



Бу мәгълүмат 27 майда Иҗтимагый пулатның җыенында хәбәр ителде һәм сәхифәсендә басылып чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG