Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Израил гамәлләре һәртөрле ләгънәткә лаек


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Газзә сызыгына һуманитар йөк алып баручы Төркия көймәсендәге активистларның тугызын үтергән, берничәсен яралаган Израил хәрбиләрен канлы үтереш оештыруда гаепләде.

Хөкүмәтне гадәттән тыш утырышка җыйган Эрдоган Израилнең һуманитар кәрванга һөҗүме һәртөрле ләгънәткә лаек диде.

БМОның Кеше хокуклары шурасы да Израилнең гамәлләрен халыкара дәрәҗәдә тикшерергә чакыру өчен гадәттән тыш утырышка җыела.
XS
SM
MD
LG