Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русиядә кеше хокуклары торышына борчылу белдерә


Европа Берлеге президенты Һерман ван Ромпей Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда Европа Берлеге Русиядә кеше хокукларын яклаучыларның һәм журналистларның хәле өчен тирән борчыла диде.

Ул моны Дондагы Ростовта Медведев белән очрашудан соң белдерде.

Ван Ромпей Медведевка шулай ук Европаның Чечнядәге һәм Төньяк Кавказның башка урыннарындагы җәзасызлык өчен борчылуын әйткән.

Русия һәм Европа Берлеге җитәкчеләре үзара виза тәртибен бетерү вакыты турында килешә алмады.

Русия президенты Дмитрий Медведев әйтүенчә, Мәскәү Европа Берлегенә бу турыда килешүнең үзе әзерләгән өлгесен тәкъдим иткән.

Очрашуда Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылу нияте һәм энергия иминлеге мәсьәләләре дә каралды.
XS
SM
MD
LG