Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә тагын бер татар егетенең сәер үлеме


Алберт Кыямов
Алберт Кыямов

Байкал арты өлкәсенең Борзя шәһәрендәге хәрби бүлектә Ульян өлкәсеннән гаскәргә алынган Алберт Кыямов һәлак булды. Ул хәрби ант биргәннән соң 5 көн үткәч казарманың 4-нче катыннан җиргә егылып төшеп үлгән.

Икенче көнне үк хәрби җитәкчелек Албертның ата-анасына аның үз-үзен үтерүе турында рәсми рәвештә хәбәр итә.

Албертның ата-аналары моңа ышанмый, һәм аның үлеменең чын сәбәбен ачыклау өчен Байкал арты хокук яклау үзәгенә һәм кайбер киңкүләм мәгълумат чараларына мөрәҗәгать итә.

Бу эшне тикшерә башлаган хокук яклаучылар тиз арада аның тәнендә кыйнау эзләре булганлыгын ачыклый.

Ата-анасы әйтүенчә, Алберт хезмәт иткән бүлектә тәртипсезлек хөкем сөрә, хәрби хезмәткә элегрәк килүчеләр соңрак килүчеләрне кыйный, рәнҗетә, әмма солдатлар җитәкчелектән куркып бу турыда әйтергә курка.

Хокук яклаучы Наталья Даурцова әйтүенчә, Борзядагы хәрби бүлектә солдатларның үлү һәм имгәнү очраклары моңарчы да булган.

Алберт Кыямов гаскәргә киткәнче
Chita.ru агентлыгына бу эшне тикшерүдә ярдам сорап язган Кыямовлар гаиләсе Алберт турында мондый мәгълуматлар бирә: “Кыямов Алберт Миңлеәхмәт улы 1987 елда туды, 2010 елның февралендә Димитрауград идарә технологиясе һәм дизайн институтының атом физикасы кафедрасын тәмамлаган һәм Атом реакторлары фәнни-тикшеренү институтына эшкә урнашты. Аның гаскәргә яраклык дәрәҗәсе, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, бу тиешле белешмәләрдә дә раслана (күрү дәрәҗәсе -6,5), чикләнгән булса да, 21 апрельдә Димитрауград хәрби комиссариаты аны хәрби хезмәткә алды. 9 майда ул хәрби ант биргән, ә 14 майда фаҗигале төстә һәлак булган. Безгә аның 4 каттан егылып төшүе турында белдерделәр”.

Албертның атасы хәрби бүлек җитәкчелеге белән беренче ике көндә телефон аша сөйләшә алса да, соңрак алар белән элемтәгә керү тырышлыгы уңышсыз булган.

Себер хәрби бүлгесе хәрби прокурорының ярдамчесе Владимир Макаров Алберт Кыямовның үлеменә бәйле җинаять эше ачылуын белдерсә дә, Албертның тәнендә кыйнау яки аның көч кулланып үтерелүен күрсәтүче эзләр булганлыгын кире кага.
XS
SM
MD
LG