Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары милициянең 31 май гамәлләрен тикшерә


Русия хокук яклаучылары милициянең 31 майда Мәскәүдәге ризасызлар җыенын куып таратуын үзләре тикшерергә булды.

Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчеме Людмила Алексеева бу тикшерү нәтиҗәләренең бастырып чыгарылачагын белдерде.

Хокук яклаучылар тоткарланган демонстрациячеләрне кыйнаган милиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эшләре ачылуын тели.

Милиция барлыгы 170 кешене тоткарлаган, тоткарлаганда журналист Александр Артемовның кулын сындырган.

Конституциядәге җыеннар үткәрү хокукын яклап 31 майда Русиянең берничә шәһәрендә урам җыеннары үтте. Мәскәүдә урам җыену үткәрүгә рөхсәт бирелмәде.
XS
SM
MD
LG