Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония премьеры вазифасыннан китә


Япония премьер-министры Окио Хатояма вазифасыннан китүен белдерде.

Хатояма Окинавадагы АКШ хәрби ныгытмасын ябу турындагы сайлау алды вәгъдәсе үтәлмәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Ул хөкүмәтне узган елның сентябреннән бирле җитәкли.

Соңгы арада Хатояманың абруе шактый төште.

Ул җитәкләгән Демократик фирка да аны тәнкыйтьли башлады.
XS
SM
MD
LG