Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

"Безнең гәҗит” ярты-йорты демократия, татар телен камилләштерүне тыю һәм татар “Титанигы"ның татар авылына зыяны турында яза.

Узган шимбәдә Русия премьер-министры Владимир Путин Петербурда җирле интеллигенция вәкилләре белән очрашты. Очрашу вакытында Путинга ДДТ рок-төркеме солисты Юрий Шевчук сораулар бирде, ике арада бәхәсле, җанлы сөйләшү килеп чыкты.

Бу вакыйга Русиянең күп кенә мәгълүмат чараларында соңгы көннәрдә кайнар яңалыклар исәбендә йөрде. “Безнең гәҗит” тә соңгы санында бу очрашу турында тәфсилләп яза.

Мәкалә “Ирләрчә сөйләшү” дип атала. “Шевчук үзенең оппозицион карашлары белән билгеле. Ул даими рәвештә “Килешмәүчеләр маршы”нда катнаша, хәзерге хакимият белән килешмәвен ачыктан-ачык әйтә. ДДТ төркеменең Путинга атап язылган җыры да мәгълүм. Ул Путинның ил буйлап көмеш атта горур баруы, ә Русиянең хәерчелектә калуы турында.

Менә шушы җырчы ничектер премьер-министр белән очрашуга килеп эләккән инде. Дөрес, Путин аны әлә танымады, әллә танырга теләмәде. Барлык кунакларга исеме белән эндәшсә дә, Шевчук сүз алгач, аннан: ”Гафу итегез, ә сез кем буласыз?” – дип сорады. Рок-музыкант исә, күзен дә йоммый: “Юра Шевчук, музыкант”, - дип җавап кайтарды”, дип яза Сәйдулла Кутушев.

Мәкалә авторы сөйләшүнең эчтәлеген кыскача бәян итә. “Мин әлеге диалог язмасын интернеттан карадым. Бу сөйләшү ошамау Владимир Путинның йөзенә чыккан иде. Һәм ул сорауга тулысынча җавап та биреп бетермәде. Әйе, гражданлык җәмгыяте кирәк дип килеште. Чыннан да, милиционерлар арасында кулына катыргы (таныклык – Л. Ә.) белән күсәк тоткач, алар ярдәмендә акча эшләргә тырышучылар барлыгын таныды.

Ләкин Путин уйлавынча, илдәге хәлләр Шевчук әйткән дәрәҗәдә үк начар түгел. Демократия кайчан булыр, матбугат иреге белән хәлләр ничегрәк, байлар белән гади халык арасында упкын бетәрме – ул хакта әллә ни җәелеп сөйләмәде хөкүмәт башлыгы”, дип бәяли Кутушев бу әңгәмәне.

Юрий Шевчукның соравы 31 майда Мәскәүнең Триумф мәйданында үтәчәк “Килешмәүчеләр маршы” турында иде. Ул марш бу юлы да ОМОН тарафыннан куып таратылырмы, дип сорады. Сәйдулла Кутушев Владимир Путин бу мәсьәләне дә матур гына урап үтә алды, дип бәяли.

Путинның җавабы мондый иде: “Ул теләсә кемнең үз фикерен белдерүенә каршы түгел. Әмма алар башкаларга комачауламаска тиеш. Әйтик, митингны балалар дәваханәсе янында үткәреп булмый бит инде. Яисә халык дачага бара торган юл өстендә дә җыелу ярамас, чөнки демократия сөючеләр табигать яратучыларның кәефен кырачак”.


З1 майда “килешмәүчеләр” Мәскәүдә һәм Петербурда маршка чыкты. Әмма аларны куып тараттылар. Йөзләрчә кешене ОМОНчылар машиналарга төяп, милиция бүлекчәләренә алып китте.

“Русия янә демократиянең ни икәнлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Кызык, шау-шулы итеп. Олы ханымнарны өчәр ОМОНчы төртә-төртә автобуска кертүен, тыңлаусыз егетләрне кул-аякларыннан күтәреп чабуларын күргәч, уңайсыз булып китте. Заманында мондый хәлләрне Беларусьта күреп шакката идек, анда ирек юк дип уфтандык. Хәзер үзебездә шул ук хәл. Иң кызыгы – без моңа күнегеп барабыз”, дип шәрехли Сәйдулла Кутушев.

Татар телен камилләштерергә рөхсәт юк

“Безнең гәҗит”тә КДУның теоретик кибернетика кафедрасы мөгаллиме Равил Һади белән әңгәмә басылган. Равил Һадиның “Татар теле-киләчәк теле” дигән хезмәте китап булып басылып чыккан. Автор фикеренчә, киләчәктә татар милләт буларак яшәүдән туктаса да, аның теле бетмәячәк.

Әңгәмәдәш Айзат Шәймәрдәновның “Тел мәсьәләсендә бүген төп проблема нинди булып кала?” дигән соравына галим “Хәрефләрне яңадан әйләнеп чыгарга кирәк. Соңгы 20 елда рус теле үзгәрешләр кичерә, камилләшә бара. Ләкин татар телен камилләштерүгә рөхсәт юк. (...) Кеше корт кебек үрмәли ала дип, татарны бүген яткызалар һәм хәрәкәт итәргә кушалар”, дип җавап бирә.

Татар “Титанигы” авылга зыян салды

Мамадыш районының Алгай авылыннан Ләйсән Мөгътәсимова “Татар “Титанигы” яки культурасыз мәдәният кемгә кирәк?” дигән мәкалә язган. Ул анда Алгайда Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” әсәре буенча фильм төшерү тарихын сөйләгән. “Җимерек фонарьлар урамы” сериалын төшергән Юрий Фетингның чираттагы шедевры – татарча “Титаник”ны төшерү тарихы халыкның 55 миллион сум акчасын йомып, әмма караңгы Алгай урамына бер лампа яктысы да өстәмичә тәмамланды”, дип яза Мөгътәсимова.

“Узган гасырның 50нче елларыннан бирле бер үзгәреше булмаган авылны артистлар киткәннән соң яртылаш сүтелгән буш йортлар, кино өчен яндырылган каралтылар, бомба чокырын хәтерләткән сазлыклар Бөек Ватан сугышына ук чигерде бугай. Халыкның мәдәни байлыгы арттымы?” дигән сорау да куя ул.

XS
SM
MD
LG