Accessibility links

Евгений Евтушенко: “Вознесенскийга энергия җибәрүебез ярдәм итмәде”


Евгений Евтушенко
Евгений Евтушенко

Казанда СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, прозаик, режиссер, публицист, сценарист һәм актер, “Казан университеты”, “КамАЗ түбәләре” исемле поэмалар авторы Евгений Евтушенко белән очрашу булды. Аларның берсендә Евтушенко үз чыгышында шагыйрь Андрей Вознесенскийга сәламәтлек теләде, әмма бу ярдәм итмәде.

Май башында Евгений Евтушенко Америкада студентларыннан имтихан алганнан соң Русиягә кайткан. Шуннан бирле ул төрле шәһәрләрдә 25 очрашу үткәргән. Казан тамашачысы белән шагыйрь ике көн рәттән очрашты.

Шушы көннәрдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Прага операсы һәм Чехиянең Милли театры солисты Эдуард Трескинның бенефисы узды. Ул Дон-Жуан ариясын һәм татар телендә Салих Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез”ен башкарды. Биредә Трескинның дусты Евгений Евтушенко үзенең “СССР-ГФР, 1955 ел (узган гасырдан репортаж)” поэмасы белән чыгыш ясады.

Икенче көнне Евгений Евтушенко белән очрашу Казан университетының актлар залында үтте.

Казан университетында

Казан университетының актлар залында буш урын юк, тамашачыларның күбесе өлкән һәм урта буын кешеләре иде. “Зал тулы, димәк ышанасыз һәм көтәсез. Нәрсә дә булса көтүләре – язучы өчен иң мөһиме”, диде 78 яшьлек шагыйрь.

Евтушенко 1970 елның язында бирегә килеп, “Казанский университет” поэмасын беренче тапкыр укыган булган. Сөйләшү шул вакыйгадан истәлекләр белән башланды. Шагыйрь үткән һәм бүгенге тормыш, киләчәк буын, 60нчы ел шагыйрьләре, аларның идеологиясе, Сталин, Ленинга мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Очрашуның икенче өлешендә Евгений Евтушенко үз шигырьләрен укыды. Автор башкаруында мәхәббәт, сәясәт һәм тарих белән бәйле әсәрләре яңгырады.

Утызар секунд тынлык

Очрашу вакытында Евгений Евтушенко дуслары Андрей Вознесенский һәм Белла Әхмәдуллинаны искә алды, аларга багышланган шигырьләрен укыды. Залда утыручыларга: “Мин мистикага ышанам. Әйдәгез 30 секунд тынлыкта Андрей турында уйлап, аңа сәламәтлек телик, энергия җибәрик. Хәлләре яхшырсын иде. Аннары 30 секунд Белла турында уйлап, күзләре савыгуын теләрбез”, диде.

1 июньдә Андрей Вознесенский вафат булды.

“Вознесенскийдан башка 60нчы еллар шигъриятен күз алдына китереп тә булмый. Бу – Булат Окуджава, Аксенов, Рождественскийны югалтудан соң тагын бер авыр югалту. Казан университетындагы очрашу вакытында аңа сәламәтлек теләп, энергия җибәрүебез дә ярдәм итмәде. Вознесенский – рус шигъриятендә реформаторларның берсе иде, бер озын юлны кыска юл белән чиратлаштыруны кертте. Ул – бөтен дөньяда укыла, тәрҗемә ителә торган шагыйрьләрнең берсе иде”, диде Евгений Евтушенко “Эхо Москвы” радиосына.

Студентлар очрашудан канәгать

Очрашуда булган студентлар арасыннан Гөләндәм Зарипованы Евгений Евтушенконың сәнгатьле, тәэсирле итеп шигырьләр укуы гаҗәпләндергән.

“Мин шагыйрьнең сәяси карашлары белән килешә алмыйм. Мисал өчен, Ленин революцияне үз абыйсы үлеменә үч итеп ясаган, дип әйтү белән килешмим. Революция өчен объектив шартлар кирәк, дип уйлыйм”, диде Казан университетының филология факультетында укучы Гөләндәм.

Тарих факультетының 3 курс студенты Анна Бушухина очрашудан соң туган фикерләре белән уртаклашты:


“Моңа кадәр Евтушенконы бер дә укыганым юк иде. Миңа аның артистларча, ишарәләр белән, тавышын үзгәртеп сөйләү рәвеше ошады. Шагыйрьнең авыл стилендәге киемнәр яратуын ишеткәнем бар иде. Чыннан да, Евгений Евтушенко бизәкле, чәчәкле ак күлмәктән иде. Тарихчы буларак, аның карашлары үзенчәлекле. Мисал өчен, без үткән вакытлардан чынга ашырылмаган проектларны алып, мөмкин булганнарын эшләтеп җибәрергә тиешбез”, диде ул.

Аннаның төркемдәше Мария Вятчинаны өлкән яшьтәге кешенең публика алдында үз-үзен оста тотышы сокландырган.

“Бабайларыбызга яшьтәш булырлык кешенең хатын-кызларга багышлап, хисләнеп шигырьләре укуына шаккатым. Ә сөйләвеннән – яшьлеге, шагыйрь буларак формалашуы турындагы сүзләре ошады”, диде Мария Вятчина.

“СССР-ГФР”

Евтушенко белән очрашуга килүчеләрнең иң истә калганы - “СССР-ГФР, 1955 ел (узган гасырдан репортаж)” дип исемләнгән поэма булган. Очрашуда бу поэманың тарихы турында Евгений Евтушенко болай дип сөйләде:

“Икенче дөнья сугышы Русиягә бик күп инвалидлар калдырды, күбесе аяксызлар, ә протезлар ясау бик түбән дәрәҗәдә булды. Сугыш инвалидлары, каһарман, Ватан сакчылары үзләренә үзләре агач платформалар ясап, йөрү җайланмасы көйләп, хәрәкәтләнәләр иде. Бу котычкыч һәм искиткеч күренеш. Илне туризм өчен ача башлагач, инвалидларны, протезлар бирер урынга, еракка, күзгә күренмәс җирләргә күчерә башладылар.

Сугыш бетеп 9 ел узгач, 1954нче елда алман футбол командасы дөнья чемпионы булды. Аның башында ярымсакчы Фриц Вальтер, ике ел урыс пленында булган кеше тора иде. Германия һәм безнең футболистлар арасында дусларча матч игълан ителде. Ике төн билет алыр өчен тордым, алдым һәм дустым Евгений Винокур белән бардым. Менә нәрсә күрдек: инвалидлар юк дип саналган Мәскәүдә аларның әле күп булуы ачыкланды.

Орденнарын ялтыратып, күкрәкләренә “фрицларга үлем”, “Сталинград өчен үч алырбыз” дип язылган катыргылар тагып, йөзләгән генә түгел, меңләгән инвалидлар “Динамо” стадионына килде. Алар нәфрәтле иде, ә моңа аларны кем гаепләсен? Инвалидлар 10-15 меңләп булгандыр, алар бөтен стадионны тутырды. Куркыныч күренеш иде. Бу матч миннән, сәясәтчеләр тарафыннан оештырылган милләтара, халыкара конфликтлар булганда, һәр халыктагы аңның җыелган үчне җиңәргә мөмкин булуына ышанучы кеше ясады”, диде шагыйрь.

Татар җыры

Евгений Евтушенко татарларны ярата. "Сары, сары сап-сары! Сары чәчәк саплары! Сагынырсың, саргаерсың, килсә сугыш чаклары", җырын “Казан университеты” поэмасының “Татарская песня” исемле бүлегендә турыдан-туры, тәрҗемәсез бирүе моның дәлиле булып та тора.

Шулай итеп, Евгений Евтушенко, заманында Казанга килеп, университет, КамАЗ турындагы поэмаларын укыган булса, бу юлы Икенче дөнья сугышындагы кичәге дошманнар белән татулашу турындагы поэмасы һәм яңа шигырьләре белән чыгыш ясады. Шагыйрьнең бу сәфәре турында татар матбугаты язмады. Ә урыс басмалары вакыйганы Евтушенконың Казанга килүеннән 3-4 көн үткәч кенә яктыртты.
XS
SM
MD
LG