Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиевның президент фәрманын үтәмәве президентка әйтеләчәк


Русия президенты Дмитрий Медведевның эчке эшләр министрлыгын реформалау турындагы күрсәтмәләренең министр Рәшит Нургалиев тарафыннан үтәлмәве президентка әзерләнүче хисапта әйтеләчәк.

Бу турыда президент идарәсенең тикшерү бүлеге вәкиле Виктор Летуновскийга сылтама белән Казандагы “Агора” хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Баш прокурор Юрий Чайкага мөрәҗәгать иткән хокук яклаучылар Медведевның былтыр 24 декабрьдә Нургалиевка министрлыкны реформалау турында тәкъдимнәрен 3 ай эчендә тапшырырга кушуына, әмма министрның моны үтәмәвенә игътибар юнәлтә.

Прокуратура бу мөрәҗәгатьне президент идарәсенә тапшырган.
XS
SM
MD
LG