Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кайчан бөкеләрдән котылыр?


Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов бөкеләрдән арыну максатыннан машина белән шәһәргә керүне түләүле итәргә кирәк ди.

Татарстан җитәкчелеге 2013 елга Казан юлларында бөкеләр бөтенләй дә калмаячак дип ышандыра. Адым саен булмаса да, шәһәрнең һәр районында зур урам киселешендә ике катлы юл вәгъдә итәләр. Универсиада узуга ике ел ярым калып бара, ә юллар әлегә начарая гына.

Казан өчен гадәти булмаган ике катлы юлны ике ел элек Ямашев белән Әмирхан урамы киселешендә төзи башлаганнар иде. Бу төзелешнең әле дә очы-кырые күренми. Ә бит Универсиадага Казанда 15 мондый урам киселеше ясалыр дип планлаштырыла. Аның иң зурысы Универсиада авылыннан ерак түгел, Җиңү проспекты белән Зорге урамнары кисешендә булыр дип көтелә. Әмма әлегә бу урында төзелеш эшләрен башларга ашыкмыйлар.

Шәһәргә керү өчен акча түләү булырмы?

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов исә, бөкеләрдән арынуның ансат кына юлын тәкъдим итә. Ел башында ул машина белән шәһәргә керүне түләүле итәргә кирәк дигән иде. Янәсе, шул рәвешле шәһәрдә юл хәрәкәте ике тапкырга кимергә мөмкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренчә, әлегә бу сүзләр гайбәт кебек кенә кабул ителә. Бу турыда рәсми игълан ителгәч кенә, мәгълүмат биреп була ди алар. Шулай да, юл хәрәкәтен күзәтүчеләр фикеренчә, мондый тәртип кертелсә, яхшы булыр иде. Бу Казанның чит илләр тәҗрибәсен куллану булыр иде, ди алар. Янәсе, кайбер илләрдәге кебек, Казанда да кешеләр машина белән билгеле бер җиргә барып җитеп, машиналарын калдырып шәһәр транспорты белән йөрергә мөмкин. Тик моның өчен шәһәрдә сәгать кебек эшләүче, транспорт челтәре булдырылырга тиеш. Ә Казан моның белән мактана алмый.

Билгеле республика башкаласы көннән-көн Мәскәү артыннан куа. Әмма шәһәргә машинага керү хәтта Мәскәүдә дә әле түләүле түгел. Шуңа күрә Казанда мондый тәртипләр кертүгә бик иртә әле, диючеләр күп.
Машиналар тиз үрчи

ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәткәре Руслан Хәсәнов шәһәрдә бөкеләр хасил булуының кайбер сәбәпләрен атап узды.

“Төп сәбәп –машиналарның көннән көн артуы. Бүген республикадагы барлык машиналарның 270 меңе Казанга туры килә. 2010 елның 3 аенда гына да шәһәрдәге машина саны 2600гә арткан. Машина йөртүчеләрнең мәдәнияте түбән булуын да әйтергә кирәк. Юлларда бер-береңне хөрмәт итү юк. Юл хәрәкәтен җиңеләйтү максатыннан ЮХИДИ идарәсе транспортка аерым юл да бүлеп куйды. Әмма машина йөртүчеләр берни булмаган төсле бу юлдан йөри, машинасын башкаларга йөрергә комачаулый торган җирдә куя, кагыйдәләрне боза. ЮХИДИ идарәсе исә бөкеләр мәсьәләсенә җитди карый. Бүген әлеге проблеманы хәл итү максатыннан төрле чаралар күрелә”, ди Руслан Хәсәнов.

Өмет Универсиадада

Бөкеләрне юк итү буенча төрле чаралар күрелә диелсә дә, әлегә ЮХИДИ идарәсе, халыктан янә акча җыюдан тыш, проблеманы чишү юлларын тәкъдим итми. Белгечләр фикеренчә, ике катлы юлларны төзү файдага, әмма казаннарның Универсиада узганчы да уңайлы юллардан йөриселәре килә.

ЮХИДИчылар сүзләренчә, иртән кеше эшкә барганда һәм кич эштән кайтканда шәһәр тулысынча бөкеләргә тулган. Көндез исә, бөкеләр шәһәр үзәгендәге урамнарда, Ленин дамбасында, Милениум күперендә, Декабристлар, Ямашев, Әмирхан, Павлюхин, Оренбург тракты урамнарында күзәтелә.

“Вечерняя Казань” басмасы исә, бөкеләр проблемасы белән бергәләп көрәшергә чакыра. Бу проблема, үз бүлмәләрендә утыручы түрәләргә түгел, ә сәгатьләр буе бу бөкеләрдә утыручы халыкка яхшырак күренә, ди басма журналистлары. Алар үз укучыларын бөкеләрне бетерү тәкъдимнәрен үзләренә язып җибәрүне сорый. Бу хатлар һичшиксез ЮХИДИ идарәсенә һәм шәһәр хакимиятенә ирештереләчәк икән.
XS
SM
MD
LG