Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муром татарлары Саматовны мәңгеләштергән


 Дамир хәзрәт Тимербулатов
Дамир хәзрәт Тимербулатов

Муромда Сергач татарлары да, Чуашстаннан чыккан татарлар да бар. Борынгыдан калган татарлар юк. Мондый урыс җирендә без хәтта Сабантуй кебек әйберләрне ясап та карамадык. Нәрсә сөйләсәң дә урыс җире ул - урыс җире инде.

Һәр Русия баласына Илья Муромец дигән урыс дастанындагы кешене өйрәтеп үстерделәр. Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә әлеге дастан кешесенә олы бер һәйкәл дә тора. Муром электән үк фин-угор халыклары җирендә урнашса да, нигәдер бүген бер урыс белән генә хәтердә тора. Монда татарлар да яшәгәнлеге шәһәрдә сизелми дә. Ә чынлыкта бүген Муромда татарлар яңарыш кичереп ята.

Бу көннәрдә генә алар Габделхак Саматов исемендәге мәчетнең бер еллыгын билгеләп үтәләр. Яңарыш дигәнебез дә, әлегә шул мәчет тирәсендә генә бара. Даны таралган Муромдагы билгесез татарларны бүгенге көндә Дамир хәзрәт Тимербулатов җитәкли. "Азатлык"ка ул шәһәрдәге татар тормыш хакында сөйләде.

Хәзрәт, татар яшәмәгән Русия шәһәре сирәк булса да, Муром да татарлар оешып көн итеп яшәргә омтылганнарын белгән юк иде. Монда нинди татарлар, күпме яшиләр?


Муром да Сергач татарлары да, Чуашстаннан чыккан татарлар да бар. Пинзәкләр бездә юк. Борынгыдан калган татарлар да юк монда. Нигездә, Чуашстаннан төрле елларда күчеп килгән татарлар гомер сөрә. Санына килгәндә... Шул бер өч мең тирәсе татар бар биредә. Мөселманнар дип санасак, Кавказдан килгән халыклар хисабына без шактый күбрәк күренәбез.

Туплана торган урыныгыз бармы?

Мәчетебез бар. Шунда җыелабыз. Биш вакыт намазга йөрмиләр, әмма, Аллага шөкер, җомгаларда мәчетебез буш тормый.

Урыс җирендә, гомердә дә мәчет булмаган бу шәһәрдә. Мәчет төзегәнче без шәхси йортта тәравих, ике гает намазларын уздыра торган идек. Хәзер инде мәчетебез бар. Габделхак Саматов исемен йөртә ул.

Габделхак Саматов исемендәге мәчетне ачу тантанасы

Гафу, ә Габделхак хәзрәтнең, гомер буе Татарстанда эшләп вафат иткән аксакалның, Муромга нинди катнашы бар?

Әтием вафат булгач, аның ел мәҗлесенә мин Габделхак хәзрәтне чакырдым. Ул шул чакта бик үтемле вәгазьләр сөйләде. Картларыбыз да, апа-абыйларыбыз, татарларыбыз шундый берничә сәфәрдән соң күтәрелеп киттеләр. Мине дә Габделхак хәзрәт имамлык эшенә дәгъвәтләде.

“Дамир, әйдә, син булдырасың!”, дип үгетләде. Карт муллабыз бар иде, аның дәвамчысы булып мин калдым. Бүген мәетләрне татарча җирлибез, никахларны да укыйбыз, балага исем дә кушабыз. Бу урыс шәһәрендә яшәүче татарлар өчен олы эшләр.

Габделхак хәзрәт килгәндә, Муромда мәчет бар идеме соң?

Юк, мәчет юк иде. Ул килеп киткәч, бу олы эшкә алындык. Хәзер мәчетебезнең нәкъ менә бер еллыгы. Мәчетнең ачылышына да Габделхак хәзрәтнең улы, Ханти-Мансидагы мөфти Таһир хәзрәт Саматов та килгән иде.

Без бит Уфадагы Үзәк нәзарәткә буйсынабыз. Габделхак хәзрәт исеме белән мәчетне атарга булгач та, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннән дә, Таһир Саматовтан да фатиха сорадык. Алар риза булды.

Ярар, мәчет бер ел эшли. Йөрүчеләр бармы соң?


Җомгаларга күп кеше йөри дип әйтә алмыйм. Шул ун-унбишләп кеше туплана. Аллага шөкер, безгә мәчетебезнең буш тормавы шатлык. Әле бит эш башладык кына. Татар авылларыннан аерылган икенче-өченче буын, урыс шәһәрендә үсеп килә бит. Аларны әкрен генә эшләп, татарлыкка кайтарасыбыз бар.


Муром да мәчет яхшы инде ул. Шәһәрнең читендәме ул, үзәгендә түгелдер инде анысы?..

Мәчетебез үзәктә түгел, бер бистәдә. Әлеге бистәдә татарлар күпләп яши. Элек без анда шәхси йорт сатып алып, кечкенә генә манара куйган идек. Аннары, әйдәгез яңа мәчет төзик, дип кешеләр дә әйткәләделәр. Шул ук урынга төзеп куйдык.

Бистә инде ул...

Менә хәзер шәһәр башлыгы яңа урын бирде. Анысы шәһәр уртасында. Иншалла, әлеге урында икенче мәчет төзергә дә ниятебез бар. Күз курка, кул эшли диләр бит, Аллага тапшырып тотынмакчы булабыз.

Дамир хәзрәт, Муром чи урыс шәһәре бит инде.Хакимият ничегрәк карый соң үзегезгз, ярдәм итмидер инде?..

Хакимият яхшы мөнәсәбәттә. Теге дин әһелләре белән дә йөрешкәлибез. Кайсы төбәкләрдә мәчет төзелешенә каршы көрәшәләр бит, Аллага шөкер, бездә каршы булмадылар. Тәҗрибәләрен дә сорашкалап торам.

Мондагы татарлар күбрәк нәрсә белән шөгыльләнә соң? Завод-фабрикларда эшлиме, шәхси эшмәкәрләрегез бармы?

Муромда заводлар күп, хәрби продукция чыгаралар. Безнең татарлар, әлхәмделиллә, әйтергә дә була, күбесе эшмәкәрләр. Кайсысы сату итә, кайсысы кибет яки база тота.

Хәзрәт, татар тормышы бер мәчеткә генә бәйләнми бит. Тагы татар концертлары, яки татар теле дәресләре ише әйберләр бармы?


Мондый урыс җирендә без хәтта Сабантуй кебек әйберләрне ясап та карамадык. Нәрсә сөйләсәң дә урыс җире ул - урыс җире инде. Әмма, урыслар шәһәр көне дипме, анда үзләренекен ясыйлар. Безнең татар-мөселманнар бу эшкә катышмый. Татар теле курслары да әлегә юк.


Татар телен ничек саклау турында уйлыйсызмы?

Төрле дини чараларда, мәҗлесләрдә вәгазьләребез гел шул хакта – балаларга татар телен өйрәтегез! Үз оланнарыгызны татар теленә өйрәтмәсәгез, без бетәбез, дип гел аңлатабыз. Әле телне дә, динне дә картларыбыз саклап килә. Алар да китеп беткәч, яшьләр үзгәләргә – урыска катнашалар бит.

Менә хәзер, Аллага шөкер, мәчетебез булгач, яшьләр шул мәчеткә дә бераз күңелләрен боралар. Никахка да, балага исем куштырырга да мәчеткә киләләр. Бу да алар өчен зур әйбер. Татарча бу, дип шатланалар алар.

Муромдагы татарлар Мәскәү, Казан, Сергач ише төбәк татарлары белән элемтәдә торалармы?

Без күбрәк Чуашстан белән элемтәдә инде. Чуашстан мөфтиенә Алланың рәхмәте яусын, ул элемтәне өзми. Таһир хәзрәт Саматов белән Әлбир хәзрәт безгә килеп Мәүлидне укыттылар...

Казан белән элемтәгез бармы? Мөфтият белән генә дими. Татар концертлары килгәлиме, татар китаплары, газет-журналлары киләме?

Татарча газетлар да, китаплар да юк. Үзем Казанга баргалаганда, китаплар алгалыйм, мондагы әби-бабайларга бүләк итеп бирәм. Уфадан, мөфтияттән газет килә, әмма ул да урысча гына. Концертлар да Казаннан килгәне юк. Андый чаралар өлкә үзәгебез Владимирда була торгандыр инде ул.

Хәзрәт, үзегез белән дә таныштырып узыгыз инде.


Мин үзем урыс арасында - Муром да тудым. Әбием дә, әнием дә Чуашстанның Татар Согыты авылыннан. Әтием Казан татары. Ул Муром да хезмәт иткәч, монда җирләшеп калган булган.

Татар телен әбием ярдәмендә өйрәндем. Ул аена икешәр кат авылга кайта иде. Мин дә аның белән бергә авылга йөрдем. Ул намаз укый иде, мин дә аңа ияреп намазга баса идем. Дини белемне үзлегемнән алдым. Габделхак хәзрәт Саматов дини белемемне чамалап, имамлыкка үгетләде.
XS
SM
MD
LG