Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аэрофлот” ерак очышларда хәмер сатмаячак


Русиянең “Аэрофлот” һава ширкәте кайбер ерак ара очышларда эконом сыйныф юлчыларына хәмер сатмаячагын игълан итте.

Белдерүдә бу елның февраль аеннан июнь аена кадәр үткәрелгән сынау нәтиҗәсендә шундый карарга киленүе әйтелә.

Сынау вакытында ерак ара очышларда эконом сыйныф юлчыларына хәмер сатмау нәтиҗәсендә юлчыларның артык күп эчүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр саны нык кимегән.

Бу чикләү Мәскәүдән Һавана, Шанһай, Баңкок, Хабаровский, Сахалин, Владивосток һәм Петропавловск-Камчаткага очучы очкычларга карый.
XS
SM
MD
LG