Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

Төркия көнчыгышка таба борыла, ди белгечләр


Израилнең Истамбулдагы консулаты каршында протест белдерүче Фәләстин әләмен болгый

Израилнең Истамбулдагы консулаты каршында протест белдерүче Фәләстин әләмен болгый

Төркиянең Газзәгә ярдәм кәрванын җибәрүен Израил белгечләре махсус оештырылган провакация дип атый. Алар фикеренчә, бу вакыйга Анкараның тышкы сәясәтендәге җитди үзгәрешне күрсәтә. Европа Берлеге тарафыннан кире кагылганнан соң, хәзер Төркия йөзен көнчыгышка таба бора, ислам дөньясында хуплау эзли.

Дүшәмбедә Израил блокадасын өзеп Газзәгә су юлы белән һуманитар ярдәм китерү тырышлыгы кимендә 9 кешенең үлеме белән тәмамланды. Израил белгечләре фикеренчә, Төркия бу адымга Израилнең каршы булачагын белә торып барган, Израил белән махсус рәвшетә низагка керергә, гарәп дөньясында хуплау казанырга теләгән.

Тел-Авивтагы Бар-Илан университеты каршындагы Бегин-Садат исемендә Стратегик тикшеренүләр үзәге мөдире Эфраим Инбар:

“Алар моның шулай буласын теләгән дип әйтер өчен дәлилләрем юк, ләкин мондый провакацияне оештыручылар аның нәрсә белән бетә аласын яхшы белә. Төркия ул көймәләрен Израил портына китерергә ризалашкан булса, без аларны тикшереп, җибәргән булыр идек. Моны кире кагу өчен сәбәп күрмим. Минемчә, Төркия Израилгә каршы чыгып, мөселманнарның, гарәп дөньясының, хуплавын казанырга тели.”

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы
Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы сүзләренчә, рәсми Анкара кулыннан килгәнчә, низагны булдырмаска тырышкан. Һуманитар ярдәм оештыручыларны йөкне Газзәгән читтәрәк урнашкан берәр портта бушатырга чакырган, ләкин тегеләре тыңламаган.

Заманында Израилнең Якын Көнчыгыштагы якын тарафдары булган Төркия бу вакыйгадан соң Израилгә кискен тәнкыйть белдерде.

БМОның иминлек шурасында ясаган чыгышында Давытоглы, “Израил халыкара җәмәгатьчелекнең ихтирамын югалтты”, диде. Сишәмбедә премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия парламентында ясаган чыгышында, Израилне җәзага тартырга чакырды.

Көнчыгышка борылыш

Кайбер белгечләр моны Анкараның тышкы сәясәтендә җитди үзгәреш, Көнбатыштан Көнчыгышка таба борылу галәмәте дип бәяли. Күзәтүчеләр моңа "яңа Госманлы" сәясәте дигән исем биреп өлгерде. Давытоглы бу сәясәтнең идеологларының берсе санала.

Иерусалим университеты профессоры Мартин Ван Кревельд сүзләренчә, бу тайпылу 2008 елда Германия канцлеры Ангела Меркель үзенең бер чыгышында Төркиянең Европа Берлегенә керүенә каршы чыкканнан соң башланган.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад (с) һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган
“2008 елның октябрь-ноябрь айларында Европа Берлеге Төркиянең әгъза була алмаячагы турында ачыкча әйтте. Шуннан соң төрекләр сәясәтен үзгәртергә булды. Европа кабул итмәгәч, алар көнчыгышка, Иран, Сүриягә таба борылды. Әгәр син гарәпләрнең, иранлыларның хуплавын телисең икән, Израилгә һөҗүм итәргә тиешсең.”

Берүк вакытта, Ван Кревельд сүзләренчә, бу соңгы вакыйга Израил армиясенең һәм күзләү хезмәтләренең зәгыйфьләнә баруын ачып салган. Андый операцияләрне уңышлы башкару өчен я җитәрлек көч, я җитәрлек күзләү мәгълүматы булырга тиеш, аларның берсе дә булмаган. Белгеч моны Израил армиясенең көчле көндәшләре булмау белән аңлата. Янәсе, каршы тараф көчсез булгач, Израил армиясе дә вакыт узган саен зәгыйфьләнә бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG