Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугатын кем укый?


“Ватаным Татарстан” газеты үткәргән “өйдән-өйгә” чарасы күрсәткәнчә, авылдагы татар апалары булмаса, милли матбугат бетәчәк.

Татар матбугатын күбесенчә авылдагы урта яшьтәге һәм өлкән буын хатын-кызлар укый, дип әйтә “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов.

Газет хәбәрчеләре республика районнарының яртысына диярлек барып кайткан. Журналистлар зур һәм уртача авылларга кереп, өйдән-өйгә йөреп, үзләренең газеты белән таныштырган, татар матбугатын уку-укымау белән кызыксынган.

Хәбәрчеләр бер елда газетка барлыгы 10 мең кешене яздыра алган, алар кимендә шул хәтле өйгә кергән дигән сүз. “Халык матбугаттан читләшә һәм бу аеруча яшь буында күренә”, ди "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов.

Шәһәрдә татарча газетны укучылар сирәк, киштәләрдә дә бу үтемле товар түгел, матбугатны өйгә яздырып алдыручылар да әз. Калаларда татарча белүчеләр һәм телне кулланучылар чамалы диләр.

Инде татарча укыган, сөйләшкән татар авылларында да татарча матбугатны бик ук кирәксенмиләр булып чыкты. Укучылар беткәч, теле дә бетмәсме?

Татарча матбугатны элек-электән газетны укып яшәргә өйрәнгән, совет чорында тәрбияләнгән өлкән буын кешеләре укый һәм яздыра икән. Алар пенсиясен жәлләми, бер юлы берничә газетны алдыра. Сораштыруга караганда, кәгазь газетны күбесенчә пенсионер әбиләр укый.

Шулай ук, “Ватаным Татарстан” хәбәрчеләре ачыклаганча, татарча газетны урта яшьтәге хуҗабикәләр, бала караучы әниләр дә укый. Ә менә авыл җирендәге ир-атлар татарча матбугатны бөтенләй кирәксенми, яшьләр исә башка медиа чыганакларга өстенлек бирә икән.

Авылдагы халыкның акчасы булса, татар газета-журналларның тиражлары үсеп китәр иде, дип әйтүчеләр бар.

“Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов, эш акчада түгел, ди. Аның әйтүенчә, кайбер хәлле, бай йортларда яшәүче кешеләр бер газетка да язылмаска мөмкин.

Ярты елга матбугатка язылганда 2 мең сумны сарыф итүчеләр дә, бер юлы 10 газетны алдырткан кешеләр дә бар.

Инде язылган очракта, татар авылларында укучылар иң яратып укыган басмалар арасында “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак”, “Юлдаш”, “Каеф ничек?”, “Ирек мәйданы” газетларын атаган.

Авылда яшәүче әбүнәчеләр урысча газетларны да укый. “Российская газета”ның махсус “калын” саны пенсионерлар өчен бушлай таратыла, шуңа да аны алдыручылар күп, шулай ук “ Вечерняя Казань” газетына да язылалар.

Татар матбугатын интернет аша укып баручылар безгә очрамады, ди шулай ук өйдән-өйгә йөргән Илдар Миргалимов.
Интернетта күбрәк яшьләр утыра һәм алар пәрәвезне күбрәк күңел ачу өчен куллана, ди ул.

“Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире шушы акциядән соң “Яңа татар матбугаты” дигән мәкалә белән чыкты. Ул бу мәсьәләне чишү юллары арасында матбугатка ирек бирергә һәм газетны кызыклырак итәргә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG