Элегрәк хәбәр итүебезчә, бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Чаллы милли оешмалары әгъзалары белән очрашып кайткан иде. Анда төп сүз җанисәп, башкортлаштыру сәясәте турында барган. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Шамил Нәҗметдинов сүзләренчә, чаллылылар беравыздан теләктәшлек белдермәгән.
“Башкортстанда хакимиятләр үткәргән башкортлаштыру сәясәтенә Чаллыдагы очрашуда катнашучылар төрле карашта тора. Башкортлаштыруга игътибар итмәүче, аны куркыныч түгел дип санаучылар да бар. Алар уенча, иң башта төркичелекне югалтмау”.
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Татарстан хакимиятләре дә чит төбәктә яшәүче татарларны яклап эш башкарганннары юк. Ә бит алар илдәге барлык татар мәнфәгате өчен көрәшергә бурычлы. Алар бары тик үзләре турында гына уйлый.” Чарада андый очрашуларның мөһимлеге билгеләнде. Алдагы очрашуны Уфада үткәрү килешенде.
Утырышта Башкортстан телевидениесенең башкортлаштыру тапшыруларына каршы пикет уздыру да килешенде. Ул 15нче июньгә билгеләнде. Шулай ук җанисәп проблемаларын тикшергән фәнни-гамәли конференцияне уздыру көне дә билгеләнде. Ул 18 июнь үтәчәк.