Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда 3 сугышчы үтерелгән


Махачкала үзәгендә террорга каршы чара барышында 3 сугышчы үтерелгән.

Дагыстандагы ФСБ вәкиле әйтүенчә, аларның икесенең кем булуы ачыкланган.

Берсе милиция хезмәткәрләренә һөҗүм өчен эзләнгән булган, икенчесе күптән түгел Каспийский шәһәрендәге шартлаулар өчен гаепле булырга мөмкин диелә.

Атышлар вакытында иминлек хезмәткәрләре һәм тыныч халык арасында зарар күрүчеләр булмаган.
XS
SM
MD
LG