Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Гали авылының 400 еллык юбилеена карата, тумышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Оренбурда яшәп иҗат итүче “Яңа вакыт” газеты хәбәрчесе Әминә Моратованың “Тормыш – кактус” исемле китабы дөнья күрде. Сабантуйда Татарстанның мәдәният министрлыгы тарафыннан Әминә Моратовага мәдәният өлкәсендәге күрсәткән хезмәтләре өчен медаль тапшырылды.

Гали авылында үткән беренче Бөтенрусия авыл Сабан туенда Оренбур төбәгеннән дә зур вәкилчелек катнашты. Алар арасында Оренбурның “Туган тел” мәдәни мохтарияте әгъзалары, шәһәрнең “Алга” татар яшьләре оешмасы вәкилләре, Әсәкәйдән “Чишмә” фольклор халык ансамбленең һәвәскәр артистлары, көрәшчеләр, күрше Богырыслан шәһәре көрәшчеләре, Каргалыдан балаларның “Эра” бию ансамбле белән көрәшчеләр һәм журналистлар булды.

Шулай ук Гали авылының 400 еллык юбилеена карата да, тумышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Оренбурда яшәп иҗат итүче “Яңа вакыт” газеты хәбәрчесе Әминә Моратованың “Тормыш – кактус” исемле китабы Оренбурда дөнья күрде. Әлеге шигырь җыентыгын 83 яшьлек шагыйрә әтисе Гариф Харис улы Моратов истәлегенә багышлый.

Кара шәхес хөкем сөргән 1937 елның җәендә Гариф мулланы кулга алып, төрмәгә илтеп тыгалар һәмай ярым дигәндә, "өчлек" хөкеме белән Оренбурда аталар. Заманында Тукайны күреп белгән, үзе дә шигырьләр язган, югары гыйлемле зыялы затның гомере бер гаепсезгә заяга кыелган.

Әминә Моратованың китапка кертелгән "Тормыш - кактус" шигыренә тирән мәгънә салынган.


Тормыш - кактус,
кагыла калсаң,
энәләре кадала.
Яшьлектәге хыялларның
Хакыйкате кайда ла?
Тормыш – кактус,
Чәчәге дә сирәк кенә,
булса була елга бер.
Яшәү ямен тояласың,
Күрәлсәң генә кадер.
Тормыш - кактус,
Курыкмасаң, кулың суз.
Әрнешенә түзәлмәсәң,
Ерактан әйләнеп уз.

Әминә Моратованың китабы чыгу уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык. Ул сүзен үзе белән таныштырудан башлады.

Мин 45 ел укытучы булып эшләдем, шуның 40 елын татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Шул вакытта ук шигырьләрне балалар белән бергә яза идек. Барлыгы 500ләп шигырем бар. Бу җыентыкка 1990 елдан башлап язылган 150 шигырь керде. Туган авылымның юбилеена өлгертергә тырыштым.

Авылда туган йортыгыз сакланганмы?

Безне кулаклыкта гаепләп, 1929 елда йортыбыздан куалар һәм биш елга авылдан сөрергә дигән хөкем чыгарыла. Ләкин авыл халкы безне алып кала. Җиде балалы йортсыз калган гаилә йорттан – йортка йөрергә мәҗбүр булдык. Ул гына да җитмәде – әтиебезне 1937 елда Оренбурга алып китеп, Урал елгасының аръягында аталар. Анда барлыгы 7 меңләп кеше атыла. Шул урында ел саен митинглар үткәрелә. Мин әлеге урынга ел саен барырга тырышам, анда үз каеным да бар. Ул каенга әтиемә багышлап шигырь дә язып куйдым.

Менә инде Оренбурда яшәгәнемә дә 20 ел була. Әйтәләр бит: кан тарта дип, шулай күрәсең. Галидәге әтием мулла булган Урта мәчетне авылдашларым яңартканнар, рәхмәт аларга. Безнең төп йортыбыз клуб булып торды. Аның бер бүлмәсендә Әлфия апам Моратова Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче булып эшләде.

Сезнең бит әле тагы бер шигырь җыентыгыз чыкты.

Әйе, Омар Хойямның шигырьләрен рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттем. Бу шигырь җыентыгын Мәдинә кызым Нижний Тагилдан бастырып алып кайтты. Шулай итеп, авылның юбилеена карата, берьюлы ике китабым дөнья күрде.

Әминә апа Сабан туе сәхнәсеннән “Мин Галидән” исемле шигырен укыгач, авылдашлары һәм кунаклар аның чыгышын алкышларга күмделәр. Шунда ук 83 яшьлек "Яңа Вакыт" газеты хәбәрчесе өчен тагы бер куанычлы хәбәр дә булды. Татарстанның мәдәният министрлыгы тарафыннан Әминә Моратовага мәдәният өлкәсендәге күрсәткән хезмәтләре өчен медаль тапшырылды.

XS
SM
MD
LG