Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия мәхкамәсендә 2 кеше атып үтерелде


Бельгия башкаласы Брюссельдә шәһәр мәхкамәсенә кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды.

Бельгия юстиция министры Стефан де Клерк билгесез кеше мәхкамә утырышы вакытында ут ачып хөкемдарны һәм мәхкамә хезмәткәрен атып үтерде диде.

Һөҗүм итүче качып киткән. Полиция хәзер аны эзли.
XS
SM
MD
LG