Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

Роберт Гейтс: Кытай АКШ белән хәрби хезмәттәшлек теләми


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Кытай хәрбиләре АКШ белән хезмәттәшлек итәргә бик теләми дип белдерде.

Кытайның Пентагон башлыгы сәфәреннән баш тартуы турындагы хәбәргә Гейтс шундый җавап бирде.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы сәбәбен аңлатмый гына Гейтс сәфәренең уңайлы вакытка туры килмәвен белдерде.

Кытай саклану министрлыгы бу турыда әлегә бернинди белдерү ясамады.

Быел АКШның Тайваньга 6 миллиард доллардан артык бәягә корал сату планы сәбәпле Пекиң белән Вашингтон арасында киеренкелек туды.

XS
SM
MD
LG