Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:45

Романиядә бурычка 200 млн. евро алып чиркәү төзиләр


Романия православ чиркәве яңа купшы чиркәү төзү өчен банклардан бурычка 200 миллион евро алачак.

Яңа чиркәү төзү проекты менеджеры Никола Нойча әйтүенчә, әлеге төзелеш өчен алыначак акчалар православ чиркәүнең урманнары, чиркәү биналары һәм башка милке белән гарантияләнәчәк.

Ул бурычка алынган акчаларның дәүләт бюджетыннан түгел, ә халыктан һәм эшмәкәрләрдән хәйрия буларак җыелган акчалар белән кайтарылачагын белдерде.

Романиядәге 22 миллион кешенең 85 проценттан артыгы православ чиркәүгә карый.

Әлеге проект үзенең артык купшы булуы өчен тәнкыйтьләнә. Андагы бизәкләү эшләре генә дә 100 миллион еврога төшәчәк.

XS
SM
MD
LG