Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марс планетасына 520 көнлек “сәяхәт” башланды


“Марс-500” экипажы (сулдан уңга): Алексей Ситев, Александр Смолиевский һәм хәстәр-әгъза Михаил Синельников (алгы рәт), Сухроб Камолов, Ромэйн Шарле, Диего Урбина һәм Ваң Юе (арткы рәт)
“Марс-500” экипажы (сулдан уңга): Алексей Ситев, Александр Смолиевский һәм хәстәр-әгъза Михаил Синельников (алгы рәт), Сухроб Камолов, Ромэйн Шарле, Диего Урбина һәм Ваң Юе (арткы рәт)

Кеше Марска аяк басканчы әле дистәләрчә еллар үтәргә мөмкин. Ләкин бу сәяхәткә әзерлек эшләре инде бара. Шушы ерак сәфәрнең нинди булачагын күзаллау өчен, алты кешедән торган экипаж махсус корылмага бикләнеп, 520 көнлек сынаулар башлады.

“Марс-500” дип аталган фәнни эксперимент 3 июнь көнне Русия фәннәр академиясенең Медицина-биология проблемнары институында башланды. Бу сынауда дүрт илдән алты белгеч катнаша: өч русияле, бер итальян, бер француз һәм бер кытайлы. Шушы алты кеше махсус корылма эчендә 18 ай чамасы вакыт үткәрергә җыена.

Галәм корабына Кызыл планетага барып җитү өчен 250 көн кирәк булачак. 30 көн анда үтсә, кире Җиргә кайту өчен тагын 240 көн, димәк барлыгы шул 520 көн килеп чыга.

Шушы вакыт эчендә бу алты кеше корылмадан чыкмаячак. Проектның техник җитәкчесе Евгений Демин сүзләренчә, корылманың ишеге эксперимент беткәч, яисә берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса гына ачылачак.

“Эксперимент берәр кешенең хәле начарайса гына туктатылачак. – ди Демин. – Югыйсә ул дәвам итәчәк, хәтта берәрсе үзе теләп аннан чыгарга карар итсә дә.”

Корылманың тышкы күренеше
Эксперимент корылмасы корычтан ясалган, үзара тоташкан аерым бүлмәләрдән гыйбарәт – сынау бүлмәсе, яшәү бүлмәсе, йоклау бүлмәсе, хәтта бакча бүлмәсе дә бар. Корылманың гомум зурлыгы 550 м3.

Бу алты кеше тышкы дөнья белән электрон почта ярдәмендә генә аралаша алачак. Чынбарлыкка якынрак итү өчен, хатлар 40 минутка соңарып киләчәк.

“Психологик проблемнар, Җир белән контакт булмау, үзара аңлашу, ябык бүлмә синдромы –
болар барысы да экспериментның өзелүенә китерә ала”, – ди Русия фәннәр академиясенең Галәм өйрәнү институты җитәкчесе Лев Зеленый.

Азык-төлек, эчәр су күләме халыкара галәм станциясендә шикелле чикләнгән булачак. Ягъни, аларны тулыландырып тору булмый. Бакчада күпмедер яшелчә үстереп булачак, ди Демин, ләкин бу оранжерея эксперимент бетүгә бер ай кала гына эшкә җигеләчәк.

Сынауда катнашучыларның тәүлеге сигезәр сәгатьтән өч өлешкә бүленә – йоклау, эшләү һәм ял итү вакытларына. Атнасына ике көн ял булачак, гадәттәнтыш хәлләр булмаган очракта. Ә андый хәлләр булачак, ди Демин, катнашучылар бу турыда алдан кисәтелмәячәк.

Корылмадагы "чикләнгән" бүлмә
Җирдән китмичә генә Маска “барачак” экипажда барлыгы алты кеше – 38 яшьлек капитан Алексей Ситев, 32 яшьлек табиб Сухроб Камолов һәм 33 яшьлек галәм өйрәнүче Александр Смолиевский.

Калган өчесе чит ил ватандашлары – 31 яшьлек француз Ромэйн Шарле, 27 яшьлек итальян Диего Урбина һәм 27 яшьлек Кытай галәмчесе Ваң Юе.

Бу эксперимент Марс сәфәрен тулы күләмдә сурәтләгән беренче сынау булачак. Узган ел шул ук институтта 105 көнлек эксперимент уздырылды, ул уңышлы гына үтте.

Ә менә 1999 һәм 2000 елларда үткәрелгән сынаулар вакытында җәнҗал чыккан иде. Берсендә канадалы тикшерүче ханым русияле капитанның аны үбәргә маташуына зарланды. Икенчесендә экипажның русияле ике әгъзасы үзара тукмаша башлаган.

Марска җибәреләсе галәм корабын ясау эшләре хәзер АКШта да, Русиядә дә бара. Ләкин бу эшләр әлегә башлангыч хәлдә генә.

Марс планетасы Җирдән 55-400 миллион чакрым ераклыкта урнашкан, планеталарның орбитаның кайсы ноктасында булуына карап.

XS
SM
MD
LG