Accessibility links

Януковичның 100 көне: сәясәттә кискен үзгәреш


Виктор Янукович халкына мөрәҗәгать итә, 3 июнь, Киев
Виктор Янукович халкына мөрәҗәгать итә, 3 июнь, Киев
4 июнь Украина президенты Виктор Януковичның хакимияткә килүенә 100 көн тула. Атнакич халыкка мөрәҗәгать итеп Янукович илдә тирән реформалар, системалы заманчалаштыру вәгъдә итте. Биш еллык хосусыйлаштыру програмын башкарырга, коррупциягә каршы көрәшергә һәм сайлау системын үзгәртергә сүз бирде.

Мәскәү белән якынаю, газ бәхәсен хәл итү, хакимият баганасын ныгытуны Янукович үзенең төп казанышлары дип атады. Оппозиция аның нәкъ шушы казанышларын зур хата дип саный.

Оппозиция җитәкчесе Юлия Тимшенко президентның беренче 100 көненә бәя биреп, Янукович илне һуманитар казага таба алып бара, дип белдерде. Шушы вакыт эчендә Янукович мәхкәмәнең бәйсезлеген, демократия иреклекләрен бетерде, бер генә сайлау алды вәгъдәсен дә үтәмәде, илне Көнбатыш юлыннан Мәскәүгә таба борды, диде ул.

Украина халкы, сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, кем хаклы да, кем хаксыз, дип бәхәсләшкән арада, без Украинада хакимият алышынганнан соң, бер Виктор (Ющенко) урынына икенчесе (Янукович) килгәннән соң, 100 көн эчендә булган конкрет үзгәрешләрне санап китәргә булдык.

1. НАТО урынына тарафсызлык статусы

Янукович һәм аның элекке тышкы эшләр министры Константин Һрищенко, НАТОга керү Украинаның көн тәртибеннән төште, дип белдерде. Атнакич көнне Югары Рада Украинаның тарафсыз дәүләт статусы турында канун өлгесен кабул итте.

2. Шыпырт кына конституцияне үзгәртү

Элекке конституциягә күрә, коалицияне партияләр һәм блоклар төзесә, Януковичның Төбәкләр партиясе Тимошенко һәм Ющенко фракцияләреннән берничә депутатны үз ягына аударып, коалицияне аерым депутатлар да төзи ала, дигән канун үткәрде.

3. Русия флоты тагын 30 елга Кырымда кала

Русия флотының Севастополь портында аренда килешүе 2017 елда чыгасы иде. Ющенко бу килешү озайтылмаячак, дип алдан кисәтеп куйды. Янукович Мәскәү белән яңа килешү төзеде – флот кимендә 2042 елга кадәр Кырымда калачак. (Кырым татарлары моңа каршы чыга)

4. Һолодомор геноцид түгел

1932-33 елларда Кремль сәясәте аркасында миллионнарча кешенең ачлыктан үлүен, Һолодоморны геноцид дип тануны Ющенко төп эшләренең берсе иткән иде. 2006 елның ноябрендә Рада бу хакта канун кабул итте. Янукович, Европа Шурасында ул ачлык бар совет халкының “уртак фаҗигасе” булган, диде. Януковичның мәгариф министры Дмитро Табачник тарих китапларыннан “геноцид” сүзен алып ташларга күрсәтмә бирде.

5. Сайлаулар кичектерелә

2010 елның 30 маенда үтәргә тиешле җирле сайлаулар, конституцияне һәм гамәлдәге кануннарны бозып, кичектерелде.

6. Украинада урыс теле көчәя

Янукович, украин теле бердән-бер дәүләт теле булып калачак, дисә дә, чынбарлыкта урыс теле де-факто идарә, дәүләт теленә әйләнеп бара. Яңа премьер, милләте белән урыс Николай Азаров украин телен белми. Европаның азчылык телләрен саклау турындагы килешүгә таянып, хөкүмәт урыс теленең статусын ныгыта. Кырым парламенты анда бирелгән паспортларны урыс телендә ясарга дигән карар кабул итте. (Гәрчә 2001 ел җанисәбенә күрә, Украинада халыкның 67% украин телен, 32% - урыс телен туган тел дип саный.)

7. Дәүләт бүләкләре кире алына

Роман Шухевич – Украинаның сәяси һәм хәрби җитәкчесе, украин баш күтәрү армиясе командиры. Степан Бандера – Көнбатыш Украинада милли хәрәкәт җитәкчесе. Совет чорында икесе дә халык дошманнары, буржуаз милләтчеләр дип карага буяла. Ющенко икесен дә аклап, президент карары белән Украина каһарманы дәрәҗәсен бирде. Янукович икесеннән дә бу дәрәҗәне алды.

8. ФСБ агентлары Кырымга кайта

Ющенко чорында Украинаның иминлек хезмәте Русия флотында эшләгән ФСБ агентларына Украинадан китәргә кушкан иде. Янукович аларга кире кайтырга рөхсәт итте.

9. Икътисад Көнбатыштан Көнчыгышка борыла

Янукович Русия инвестицияләрен арттырырга вәгъдә итте һәм Газпром белән Нафтогазны берләштерергә әзерлек белдерде. Украинаның атом, авиация һәм башка стратегик сәнәгатьләре Русия ширкәтләре карамагына күчә. Хәтта Януковичның якын тарафдары, Украинаның иң бай кешесе Ринат Әхмәтовның Запорожьеда корыч кою корылмасын сатып алу нияте барып чыкмады. Бу корылма Русия ширкәтенә сатылды. Әхмәтовка $50 миллион депозит бер аңлатмасыз кире кайтарылды. Ул Лондон мәхкәмәсеннән эшне чакыртып алды.

10. Өлкән абзый гадәтләре йога

Украинаның иминлек хезмәтләре университет ректорларын һәм деканнарны яңа мәгариф министрын хуплаган хатны имзаларга чакырды. Урам җыеннары куып таратыла, активистлар кулга алына башлады. Соңгы мисал: Харьковта юл төзелешенә каршы тыныч демонстрациягә чыккан мохит саклаучылар кыйналып, кулга алынды.
XS
SM
MD
LG