Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:31

Чаллыдагы инженерлык, икътисад академиясенең тарих кафедрасы мөдире Рөстәм Гыйбадуллин Чаллыдагы югары уку йортлары җитәкчеләре белән килешеп, Татарстан тарихы буенча студентларның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче бәйгесен уздыруга иреште. Бәйгедә инженерлар академиясе, КДУның Чаллы бүлеге һәм башка югары уку йортлары студентлары белән бергә Гали Акыш исемендәге лицей такымы да катнашты.

Татарстан тарихы югары уку йортларында гына түгел, мәктәп програмы буенча да бик сай яки бөтенләй укытылмады. Совет заманында да, хәзер дә шул күренеш дәвам итә. Татар тарихын югалтмау, аны яшь буыннарга җиткерү буенча эшләүче шәхесләр табылып тора. Шундыйларның берсе – Чаллыдагы инженерлык, икътисад академиясенең тарих кафедрасы мөдире Рөстәм Гыйбадуллин.

Бәйгедә экранда язылып чыккан сорауларга, такымнарның бер-берсенә биргән сорауларына җавап бирергә кирәк иде. Монда шулай ук төрле заманда эшләгән, иҗат иткән бөек татар шәхесләренең рәсемнәрен карап, кем икәнлекләрен күрсәтү зарур булды.

Ярышучыларга Кол Гали, Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Мижтимер Шәймиев кебек шәхесләрнең, җәмгысе утыздан артык рәсем күрсәтелде. Такымнар бер-берсенә сораулар биргәннән соң, алынган җавапларның кайберләре елмаю да уятты. Мәсәлән, татарның урта гасырларда булгач өч уен коралын атагыз, дигән сорау булды. Бер такымның вәкиле урта гасыр уен коралларына баянны да кертте. Икенче бер такым вәкиле “Сөембикә манарадан кайсы елда ташланган?” дигән сорауга, 1553 елда, дип җавап бирде. Белгечләр соңрак ачыклык кертеп, Сөембикәнең манарадан ташлануы – риваять, диделәр.
Рөстәм Гыйбадуллин


Студентлар белән бер бәйгедә катнашкан Гали Акыш исемендәге лицей укучылары Татарстан тарихы буенча 3 урынны алды. Лицей укучылары фикеренчә, яшьтән үк туган җир, туган ил тарихын белү, аны истә калдыру алдагы тормышта кирәк булачак.

Гали Акыш исемендәге лицейда тарих фәнен Айдар Гарифуллин укыта. Ул Татарстан тарихын укытуда нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. “Безнең уку йортында Татарстан тарихын укытуга игътибар зур. Нәтиҗәдә 6 студент такымы катнашкан бәйгедә өченче булдык”, дип шатлануын яшермәде Гарифуллин.

Бәйгене оештыручылардан булган, инженерлык академиясенең тарих кафедрасы мөдире Рөстәм Гыйбадуллин югары уку йортларында Татарстан тарихы програм буенча укытылырга тиеш, сәгать, вакыт калмый дигән сылтаулар булмасын иде, ди. Академия студентлары ярышта беренче булды.

Фаик Таҗиев
Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев Чаллы мәктәпләрендә татарча укытуга зур өлеш керткән кеше. Татарстан тарихы буенча булган бәйгегә әзерлек эшен, аның барышын күзәтеп торды. Ярыштан алган тәэсирләре гел уңай юнәлештә генә.

Гомумән, бәйгедән соң мондый нәтиҗә ясалды – Татарстан тарихын мәктәпләрдә, югары уку йортларында укыту зарур һәм мөһим. Бу эшне аерым шәхесләр үз көчләре белән генә ерып барырга тиеш түгелләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG