Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда район башлыгы үтерелде


Дагыстанда Магарамкент районы башлыгы Азади Шихбабаев үтерелде.

Милиция әйтүенчә, билгесезе кешеләр авыл үзәгендә аның машинасына аткан һәм ул шунда ук үлгән.

Һөҗүм итүчеләр качып киткән.

Бу районның элекке башлыгы Абрек Гаджиев былтыр ноябрь аенда Махачкалада үтерелгән иде.
Аны кем үтерүе әле дә билгесез.
XS
SM
MD
LG