Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Япониядә яңа премьер итеп Наото Кан сайланды


Япония парламенты хакимияттәге Демократик фирканең яңа җитәкчесе Наото Канны яңа премьер-министр итеп сайлады.

Элекке премьер Окио Хатояма халык арасында абруе төшү сәбәпле хакимияттән үз теләге белән китте.

Сайлау алдыннан Хатояма Окинава утравыннан АКШ хәрби базасын чыгарырга вәгъдә иткән иде. Әмма ул әлеге вәгъдәсен үти алмады. Премьер вазифасында ул бары 8 ай гына эшләде.

XS
SM
MD
LG