Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:39

Обама Һиндстанга җыенуын белдерде


АКШ президенты Барак Обама бу елның ноябрь аенда Һиндстанга барачагын игълан итте.

“АКШ-Һиндстан стратегик диалог” саммиты ачылышы уңаеннан АКШ дәүләт департаментында кунакларны кабул иткәндә Обама бу ил белән мөнәсәбәтләрнең АКШ өчен иң югары приоритетлардан булуын белдерде.

Обама шулай ук Һиндстанны “җаваплы атом дәүләте” дип, ә аның белән мөнәсәбәтләрне “XXI гасырның төп партнерлыгы” дип атады.

XS
SM
MD
LG