Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаена соңгы әзерлекләр


Бөтендөнья башкортларының 3че корылтаена әзерлек тәмам. Бу хакта Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин матбугат очрашуында әйтте.

Корылтай 10-11 июнь көннәрендә Уфадагы Нефтчеләр мәдәният сараенда үтәчәк. Форумның беренче көнендә пленар утырыш була. Шул көннең кичендә Салават Юлаев һәйкәле мәйданында корылтайга багышлап митинг-концерт үтәчәк.

11 июнь көнне делегатлар секцияләргә бүленеп эшли. 11 секциядә күпкырлы проблемалар тикшерелә. Шул ук көнне башкорт яшьләре корылтае да узачак. Төштән соң йомгаклау пленар утырышы була. Ә 12 июнь көнне корылтай вәкилләре өчен бай мәдәни программа оештырыла. Алар Ишембай районында оештырылучы “Салават җыены”нда һәм райондагы Торатау тавында “Ырулар ташы” тарихи комплексын ачу тантаналарында катнаша.

Шул ук вакытта Корылтай секцияләре бу атнада үзләренең “түгәрәк өстәл” сөйләшүләрен дәвам итте. Җомга көнне Эшкуарлыкны координацияләү секциясе вәкилләре җыелып киңәш корды. Әлеге секциянең координация шурасы рәисе Илшат Асылгуҗин үз чыгышында башкорт халкы арасында эшмәкәрлекне киңрәк җәелдерү кирәклеген ассызыклады.

“Эшсезлек авыл җирләрендә дә тарала, ә бит яхшылап уйласаң авылларда да төрле кәсепләрне торгызып үз тормышыңны җайлап була” – ди Илшат Асылгуҗин. – Безнең халык бит әле 10-15 ел элек кенә дә үзе җитештергән әйберне чыгарып сатарга кыенсына, ояла иде. Хәзер бит эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп.

Аннан менә безнең бик матур табигать урыннары күп. Аларда туризмны үстерергә була. Һәм аларга кайдандыр читтән, Кавказдан килгән кешеләрнең түгел, ә үз башкортыбызны җәлеп итәргә кирәк. Мәсҗәләләр күп. Эшмәкәрлекне үстерү программасын эшләү зарур. Аны без менә корылтайда игълан итәчәк карар проект өлгесенә дә керттек. Башкорт эшкуарларының бизнес үзәген төзүне дә күтәреп чыгабыз”.

Илшат Асылгуҗин сүзләренчә, хәзер башкорт халкы да заманга яраклашырга, үзенең бәрәкәтен арттыру өчен төрле юлларны таба белергә тиеш. Шунсыз милләтнең киләчәге авыр булачак, ди Илшат әфәнде.
XS
SM
MD
LG