Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ зәхмәтен йоктыручылар арта


Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышта берничә шәһәрнең һәм районның СПИД авыруын кисәтү һәм чирлеләрне дәвалау юнәлешендә алып барган эшләре аерым тикшерелде.

Киңәшмәдә билгеләнүенчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә республикада шушы зәхмәтне эләктерүчеләрнең 9384-е рәсми теркәлгән. Ә күпме әле аларның теркәлмәгәннәре. Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин. Иң аянычлысы шул – былтыр ВИЧ зәхмәтле дистәләрчә анадан балалар туган. Алар хәзер ныклы күзәтү астына алынган. Узган елда Башкортстанда тагын 1120 ВИЧ-позитив кеше ачыкланган.

“Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны ел саен 20 процентка арта”, ди СПИД һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Рафаэль Яппаров. Аның сүзләренчә, хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны аеруча яшьләр арасында ишәя. Иң зур күпчелек бу чирне җенси якынлык кылганда эләктерәләр икән. Чирлеләрнең 65 проценты – ир-атлар. Башкортстанда 100 мең кешенең 166сы СПИД зәхмәтен йөртә.

“СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала”, диде ведомствоара комиссия утырышында чыгыш ясаучылар.

Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да СПИДка каршы көрәшкә багышланган байтак чаралар оештырыла. Шуңа да карамастан бу зәхмәтнең таралуы кимеми. СПИД һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Рафаэль Яппаров әйтүенчә, ВИЧ зәхмәте алдагы елларда тагын да киңрәк колач алырга мөмкин. Бар илдәге афәттән Башкортстан гына бер имин утрау булып читтә кала алмый шул, ни аяныч”, ди Рафаэль Яппаров.
XS
SM
MD
LG