Accessibility links

Әфган корылтае Карзаиның солых планын хуплады


Кабулда Әфганстан халкының өч көнлек корылтае президент Хәмит Карзаиның Талибан белән татулашу планын хуплау белән тәмамланды.

Корылтайның рәис урынбасары Кыяметдин Кашшаф хәбәрчеләргә без солых төзү эшенә тулы көч белән керешергә тиеш диде.

Корылтайда бар илдән җыелган 1600-ләп кеше катнашты.

Карзаи аларны үзенең тынычлык планын раслату өчен җыйды.

Бу план Талибан әгъзаларын ярлыкауны, аларга акча һәм эш, Талибанның югары җитәкчеләренә илдән читтә сыену тәкъдим итүне күздә тота.

Талибан корылтайга бойкот игълан итте.

Корылтай ачылышында һөҗүм иткән ике кеше үтерелде, өченчесе кулга алынды.
XS
SM
MD
LG