Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекиң “Көнчыгыш Төркестан ислам хәрәкәтен” иң зур куркыныч саный


Кытай “Көнчыгыш Төркестан ислам хәрәкәтен” үз иминлегенә янаган иң зур куркыныч дип исәпли.

Кытай иҗтимагый иминлек министрлыгының террорга каршы көрәш бүлеге башлык урынбасары Ли Юаньчжэн шулай дип белдерде.

Екатеринбурда ФСБ белән хезмәттәшлек итүче чит ил иминлек хезмәтләре һәм тәртип саклау оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсендә журналистлар сорауларына җавап биреп Ли бу оешманың 2002 елда БМО тарафыннан тыелган оешмалар исемлегенә кертелүен искә алды.

Ул шулай ук бу оешманың 2008 елгы Пекиң Олимпиадасы алдыннан биш террор һөҗүме әзерләгәнлеген, әмма аларга каршы чаралар күрелгәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG