Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Солидарность” милиционерларга карата шикаять тапшырачак


“Солидарность” оппозиция хәрәкәте журналист Александр Артемьев кыйналган “Замоскворечье” эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә карата шикаять тапшырачак.

“Солидарность” Мәскәү бүлеге әгъзасы, "Газета.ру" журналисты Александр Артемьев 31 май көнне Мәскәүнең Триумфальная мәйданында узган каршылык чарасы вакытында тоткарланган 150дән артык кеше арасында була. Эчке эшләр бүлегендә аны милиция кыйный һәм кулын сындыра. Артемьев әле дә хастаханәдә ята.

Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты милиция гамәлләрен тикшерүгә кереште.

Хокук яклаучылар гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга таләп итә.
XS
SM
MD
LG