Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстанда давыл


Башкортстанда яңгыр һәм көчле җил нәтиҗәсендә 11 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган. Татарстанда яшен сугып бер йортта янгын чыккан.

Шимбә көнне җирле вакыт белән 20.30да Уфада көчле җил агачның зур ботагын сындыра һәм ул узып баручы кыз өстенә төшә. Кыз хастаханәнең реанимация бүлегенә озатылган.

Шулай ук Уфадан 250 чакрымда да давыл берничә агачны сындыра һәм электр чыбыкларын өзә. Нәтиҗәдә 12 йорт берничә сәгатькә утсыз кала. Сынган агачлар шулай ук машиналарга да зыян сала.

Татарстанда да шимбә кичен көчле давыл булды. Казанда берничә реклам тактасы авып, агачлар сынган.

Районнарда да көчле җил кайбер йортларның түбәләрен алып очыра, шулай ук яшен сугып йорт яну очрагы турында да хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG