Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Якшәмбегә каршы төндә Котовскидагы Тамбов дары корылмасында чыккан гадәттә тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, берсе төрле җәрәхәтләр алган.

“Сәгать 4.30да дарыны тыгызлау җиһазына зыян килә. Шартлау һәм янгын булмый”, дип хәбәр итәләр “Яңалыклар” агентлыгына төбәкнең хокук саклау оешмаларында. Шулай ук оешмада эш гадәттәгечә дәвам итүе һәм алмаш җиһаз кулланылганы әйтелә.

“Тамбов дары ширкәте” 1915 елны оешкан. Котовски шәһәре элегрәк Дары корылмасы исемен йөртә иде.

Хәзер ул шәһәрнең бюджетын тулыландыручы төп ширкәт булып тора. Шулай ук Русиядә корал өчен җайланмалар һәм махсус химия кирәк-яраклары җитештерүче иң өре ширкәтләрнең берсе дип санала.

Анда барлык корал өчен пироксилинлы дары ясала. Хәзерге вакытта 200дән артык төрдәге хәрби һәм көндәлек кирәк яраклар өчен әйберләр җитештерелә һәм аларның 20% читкә озатыла.

Ширкәт шулай ук лаклар, эмальләр җитештерә. Халыкара күргәзмәләрдә ул хәтта берничә тапкыр җиңү дә яулады.

XS
SM
MD
LG